Сатиев Кирам Шәйхиҗан улы

21.06.1955, Татарстанның Актаныш районы Татар Ямалы авылы

Амплуа: баянчы, музыкант

Мактаулы исеме: Ф.Туишев исемендәге конкурс Iпремия лауреаты (1992), Татарстанның атказанган артисты (1993), Татарстанның халык артисты (2006)

Кирам Сатиев озак еллар буена аккомпаниатор-концертмейстер буларак   Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Вафирә Гыйззәтуллина, Флюра Сөләйманова, Хәнәви Шәйдуллин, Рабига Сибгатуллина, Минхәмәт Гыйләҗев, Габдулла Рәхимкулов, Фәхри Насретдинов, Хәдичә Гыйниятова, Рәйсә Билалова, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Сәхәбиев, Зөһрә Сәхәбиева, Мирсәет Сөнгатуллин, Рөстәм Маликов, Галина Казанцева кебек данлыклы  җырчылар белән бергә хезмәттәшлек итә. Мәсгүт Имашев, Рафаэль Ильясов,  Миңгол Галиев, Исламия Мәхмүтова, Ринат Мифтахов һәм башка күп кенә шәхесләрне үзенең иҗатташ юлдашлары дип саный. Шулай ук, Башкортостан артистлары Фәридә Кудашева, Фидан Гафаров, Рамазан Ямбәковлар белән зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килә аңа.
Фотогалереяне карау
1970-1974 елларда Әлмәт музыка училищесында, 1974-1979 елларда  Казан дәүләт консеваториясендә белем ала. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, 1981 елда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә аккомпаниатор-концертмейстер булып эшли башлый.
Ул сәхнәдә баянчы гына түгел, концерт гармуннарында уйнау остасы да, баян һәм концерт гармуннары өчен халык җырлары эшкәртмәләре, инструменталь пьесалар  иҗат итеп сәхнәдә үзе башкаручы да.  1988, 1989 елларда Татарстан телевидениесеннән беренче шәхси концертларын күрсәтә.1990 елда КПССның ХХVIII съезды ачылган көнне Үзәк (Мәскәү) телевидениедән сольный концерт бирә. 1991 елда Казанның Актерлар йортында үз әсәрләреннән торган ике бүлектән торган сольный концерты булды.  Ул дүрт өлештән торган “Баян һәм оркестр өчен концерт” әсәрен А. Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестрына кушылып башкарды. 2005 елда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә узган  юбилей кичәсендә шушы әсәренең премьерасы була.  

2007 елда ул Мәскәүдә Дәүләт Кремльнең Съездлар сараенда Г. Заволокин исемендәге “Играй, гармонь” дип аталган Россия үзәгенең юбилей концертында чыгыш ясый.

Кирам Сатиев гастрольләрдә бик күп йөргән музыкант: Америка Кушма Штатлары (Атланта, Сан-Франциско, Вашингтон, Нью-Йорк), Төркия (Истанбул, Анкара, Иске шәһәр), Болгария (София, Пловдив, Бургас, Несебыр), Финляндиядә, Швециядә, Даниядә, Норвегиядә, Бөекбританиядә, Исландиядә, Гренландиядә, Канадада, Казахстанда (Уральск, Алма-ата, Астана), Төркмәнстанда (Ашхабад, Чарджоу, Байрам-Али, Мары, Кушка), Үзбәкстанда (Ташкент, Сәмәрканд, Бохара, Фирганә, Әндиҗан, Нәманган, Маргелан), Таҗикстанда (Дүшәнбе, Ленинабад), Кыргызстанда (Ош, Дҗалал-Абад) һәм Рәсәй буйлап бик күп кенә шәһәрләрдә була ул.

Кирам Сатиев татар эстрадасының данлыклы җырчылары һәм татар опера сәнгатенең йолдызлары саналган артистлар белән озак еллар хезмәттәшлек итә һәм иҗат итүен дәвам итә. Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында татар театраль эстрада кафедрасында аккомпаниатор булып эшли; музыкантлар, татар сәнгатькәрләре турында истәлек китаплары яза. Аның “Татар баянчылары” (1996), “Ак баян” (2005), “Консерватория, армия, филармония” (2009) дигән китаплары дөнья күрде.

2007 елда туган авылы Татар Ямалыда Кирам Сатиев исемендәге баянчылар һәм гармунчылар фестивале уздырыла һәм мәдәният йортында К. Сатиев музее ачыла.  

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз