Шәмсетдинов Юран Исмай улы
4.04.1947, Казан шәһәре - 10.04.2010, шунда ук
Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1997)
1965 елда Казан музыка училищесын, 1972 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Ю. Шәмсетдинов 1990 елдан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге ТР симфоник-эстрда дәүләт оркестрында концертмейстер (фортепиано) булып; 2005-2010 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе каршындагы ТР симфоник-эстрда дәүләт оркестрында эшләде. Ул Казан джаз өлкәсенең тәҗрибәле музыканты һәм белгече буларак, Олег Лундстрем исемендәге эстрда-джаз музыка мәктәбендә озак еллар буе джаз музыкасын башкаручы укучылар тәрбияләде.