Шәрәфетдинов Виктор Шәйхетдин улы

25.12.1953, Балык Бистәсенең Олы Солтан авылы

Амплуа: хореография һәм оригинальжанр артисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1986)

Ул үзенең иҗат юлын бик яшьли  Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә биюче буларак башлап җибәрә.

1969 елда  аны бертөркем яшь башкаручылар белән Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Ул Бөтенроссия эстрада сәнгате студиясендә җырчылар Р. Ибраһимова, З. Яруллина, Р. Сибгатуллина, Э. Закирова һ.б. белән укый.
Фотогалереяне карау
Ике ел белем алганнан соң армиягә китә. Анда хезмәт итеп кайткач филармониядә эшен дәвам итә. Тормыш иптәше биюче Эльба Закирова белән яңадан Мәскәүгә, Бөтенроссия сәнгать студиясенә барып белемен камилләштерә, эстрада һәм массакүләм чараларны оештыручы режиссер буларак та диплом алып чыга. Ул шулай ук пантомима,  акробатика һәм нәфис сүз өлкәсендә дә белем үзләштерә.  Ул Эльба Закирова белән яңа, парлы биюләр өйрәнеп сәхнәгә куя.

Филармониядә танылган җырчы Ренат Ибраһимов бригадасы белән эшли башлый, Италия, Мальта кебек чит илләргә барып, татар мәдәниятен җиткерә. Шулай ук Зиннур Нурмөхәммәтов, Римма Ибраһимова эстрада төркемнәрендә бии.

1974 елда В. Шәрәфетдинов Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсында  “Чәйгә чакыру”, “Цирк килде” хореографик номерлары белән катнашып, уңышлы чыгыш ясый, дипломант исеменә лаек була. Бу конкурстан соң  аларны бик күп чит илләргә гастрольләргә чакыралар: Чехия, Польша шәһәрләрендә, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле составында Никарагуа, Африка илләрендә чыгыш  ясарга насыйп була.

Ул М. Җәлилгә багышланган “Үлмәс җыр” пластик - хореографик-героик пантомима номеры белән аеруча популярлык казана.

Виктор Шәрәфетдинов соңгы елларда конферансье, концертлар алып баручы буларак та тамашачыга яхшы таныш. Ул Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев кебек танылган әдипләрнең әсәрләрен җыр, пластика, музыка белән бәйләп, үзенчәлекле рәвештә тамашачыга тәкъдим итә. Татарстанның беренче Президенты М. Шәймиевнең инаугурация концертын алып баруны да Гүзәл Мостафина белән аңа йөклиләр. Бүгенге көндә дә ул төрле концертлар, әдәби - музыкаль кичәләрне алып бара.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз