Шәрәфетдинова (Закирова) Эльба Хәбир кызы

22.03.1951, Казан шәһәре

Амплуа: хореографик һәм оригиналь жанр артисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты

Мәскәүдә Бөтенроссия сәнгать студиясендә, Казан дәүләт мәдәният университетының читтән торып уку бүлегендә (“Театр коллективлары режиссеры”  белгечлеге, 1979 ел) укый.  

Ул 1968 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килә. 1969-1971 елларда тормыш иптәше Виктор Шәрәфетдинов һәм бертөркем филармония артистлары белән Мәскәүгә, Бөтенроссия сәнгать студиясенә барып белемен камилләштерә.
Фотогалереяне карау
1971-1990 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә эшли. Татар эстрада сәхнәсенә ул Виктор Шәрәфетдинов белән “Цирк килде” (акробатика, жонглерлык алымнары белән), ”Чәйгә чакыру” исемле пантомио биюе, М. Җәлилгә багышланган “Өзелгән җыр” биюе; Г. Тукай шигырьләре белән үрелеп баручы хореографик композиция; “Көтәм сине” тангосы, татар биюләрен һәм башка үзенчәлекле концерт номерлары әзерлиләр.    

1977 елда алар Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсында дипломант исеменә лаек булалар.  

Алар филармониядә Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның халык артисты Рима Ибраһимоваларның концерт төркемнәрендә эшләп Татарстанның, Россиянең бик күп төбәкләрендә, чит ил шәһәрләрендә чыгыш ясыйлар. Шулай ук башка бик күп сәнгать осталарының концерт программаларында катнашалар.

1990 елда Эльба Закирова Казан шәһәренең  нәфис гимнастика буенча 11 нче балалар мәктәбендә, 18 нче һәм 20 нче мәктәптә, Идел буе районы мәктәптән тыш үзәгендә педагог-хореограф булып эшли. Егерме елдан артык педагоглык өлкәсендә уңышлы эшләве өчен бик күп мактау кенәгәләре һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.  

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз