Шәрәпова (Нигъмәтуллина) Халисә Хәмит кызы

02.06.1949

Амплуа: биюче, балетмейстер

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2007), Татарстанның халык артисты (2007)

1966 елдан 1967 елга кадәр Татарстанның Норлат районында мәдәният йорты методисты булып эшли. 1967 елда конкурс аша Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә биюче - солист буларак кабул ителә. Ансамбльдә ул 1987 елга кадәр эшли, төп партияләрне башкара. Шулай ук Әлфия Афзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Венера Ганиева, Ренат Ибраһимов, Фирзәр Мортазин һәм башка бик күп күренекле сәнгать осталарының  концертларында  даими чыгыш ясый. Халисә Шәрәповага илебезнең бик күп төбәкләрендә һәм Тунис, Италия, Мальта, Сенегала, Нигерия, Бельгия, Алмания, Болгария, Финляндия, Австрия, Төркия кебек чит ил сәхнәләрендә биергә нысыйп була.

Халисә Шәрәпова 2002 - 2010 елларда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы  фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең балетмейстеры  һәм директоры була.

Ансамбльдә аның куелышында чын фольклор үрнәгендә «Чабата», «Буталдым» кебек биюләр башкарыла. Шулай ук, җырларга да бию постановкаларын югары дәрәҗәдә эшли: «Кызлар чап-чак кыра», «Җаныем-җаныем», «Рамбар күлләре» һәм башкаларга.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз