Шәрапова Гөлшат Фоат кызы

1983 елда Татарстанның Әлки районы Түбән Әлки авылында туган

Амплуа: ТР фольклор музыкасы ансамбле артисты һәм директоры

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2010 год)

2004 елда И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының татарча җырлау бүлеген, 2008 елда «музыка  укытучысы» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый.

2002 елдан  Фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә солист-вокалист, 2010 елдан әлеге коллективның директоры.
Фотогалереяне карау
Ансамбль тарафыннан төзелгән «Ак калфакның табылган чагы...»  (2004),  «Шүрәлесе Шүрәле дә, син концертны күр әле» (2006), «Җырларыбыз күтәрелсен Кояш, Айларга!» (2007), «Көй эзләү» (2008),  «Концерт - риваять»  (2010) «Дусларча…» (2011), «Онытырга мөмкин түгел» (2012), «Бергәләшеп» (2013), «Без – Илһамлы» (2014)  программаларында үзәк урыннарның берсен алып тора.

         Гөлшат Шәрәпова башкаруындагы «Бишек җыры», «Сак-Сок» бәете, «Сүзсез җыр» композициясендәге вокализ,  «Рамай», «Бәдәвам», «Серле сандык», «Кыз җыры», «Ак чатырлар», «Кузырлыкай», «Ай-һай, гөлкәем» җырлары гаҗәеп аһәңгә ия. Шәрәпова репертуарында халык җырлары белән беррәттән, татар композиторларының онытылмас классик әсәрләре дә урын алган. «Туган як кичләре»   (А.Ключарев муз., Г.Зәйнашева сүз.), «Идел-Йорт» (Р.Ахиярова), «Бәйрәм бүген» (Г.Тукай  сүз., Җ. Фәйзи муз.), «Парлы дөнья түгәрәк»   (М. Галиев сүз.,  Ш. Тимербулатов муз.) шундыйлардан.

«Чабата», «Саратов биюе», «Әстерхан биюе», «Тыпырдык», «Шестяк» композицияләрендә артистның таланты тагын да ныграк ачыла. Гөлшат  кубыз, думбыра, бәрмә уен коралларын үзләштергән артист.

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән Россия (Әстерхан, Ижау, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Тольятти, Ульяновск, Усинск) шәһәрләрендә,  якын һәм ерак чит илләрдә (Австрия, Германия, Литва, Украина, Польша, Төркия, Финляндия, Голландия, Тунис, Монголия,  Оман Солтанаты,  Франция,  Чехия, Төркмәнстан, Судан, Италия һ.б.) чыгышлар ясый.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз