Шәрифуллина Зөһрә Нигъмәтулла кызы

20.12.1956, ТАССРның Сарман районы Сарман авылы

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: “Татар җыры” Халыкара җыр конкурсы лауреаты (1988), Татарстанның халык артисты (1997)

Ул үзенең иҗади эшчәнлеген 1980 елда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор төркемендә солистка буларак башлый.1981 елда эстрада бүлегенә күчә,  Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты  Илһам Шакиров концерт бригадасында җырлый башлый.
Фотогалереяне карау

Зөһрә Шәрифуллина Сарман урта мәктәбе белән беррәттән, музыка училищесының баян бүлеген,1980 елда С.Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка училищесын, 2000 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенен тәмамлый.
Ул үзенең иҗади эшчәнлеген 1980 елда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор төркемендә солистка буларак башлый.1981 елда эстрада бүлегенә күчә, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров концерт бригадасында җырлый башлый. Шундый олуг сәнгать остасы белән бергә эшләү – аңа эстрада сәхнәсендәге беренче адымнарыннан ук музыканы нечкә тоемларга, башкару осталыгына омтылучы җырчы булырга ярдәм итә. Шулай ук филармониядә ул күренекле җырчылар: Эмиль Җәләлетдинов, Габдулла Рәхимкулов, Гали Ильясов иҗат төркемнәрендә, «Болгар» ансамбле белән җырлый. Үзенең беренче чыгышларыннан ук ул тамашачы мәхәббәтен казана. 1988 елда узган I Халыкара «Татар җыры» конкурсында җиңү яулагач,Татар дәүләт филармониясе җитәкчелеге һәм ТР мәдәният министрлыгы тарафыннан аңа «Казан» эстрада ансамблен төзеп, үз иҗат коллективы белән эшләргә мөмкинлек бирелә. Филармониядә эшли башлагач, язмыш аны талантлы музыкант, гармунчы Азат Хәлимов белән таныштыра һәм алар матур гаилә корып яши башлыйлар.
Җыр-моңга, сәнгатькә бирелгәнлеге, тамашачы алдында үзен җаваплы санавы, милли аһәңе, халыкчан моң белән башкару осталыгы Зөһрә Шәрифуллинаны җыр сәнгате өлкәсендә һәрвакыт популяр итте, ул татар композиторларының яңа әсәрләрен беренче башкаручысы була. Җырчы башкарган «Су буенда учак яна», (З.Хәйретдинов көе, Н. Касыймов сүз.),«Тала-тала» (татар халык җыры), «Эх, дускаем кил әле» (И. Мәҗитов көе, Ә. Бикчәнтәева сүз.), «Аерылмагыз» (Р. Нәгыймов көе, С. Сөләйманова сүз.), «Бу җырым сиңа» (Р.Зиннәтуллина көе, Э.Шәрифуллина сүз.), «Нәүрүз чибәре» (И. Мәҗитов көе, Д. Гыйсметдинов сүз.), «Юлга чыктым, кырга чыктым» (Р. Нәгыймов көе, К. Булатова сүз.), «Урсал тауда» (Р. Нәгыймов көе, С. Сөләйманова сүз.), «Аккош канат кагына» (С. Ибраһимов көе, М. Гимазетдинов сүз.), «Ак яулыклы әнием» (Л. Батыркаева көе, Н. Касимов сүз.), «Мин бит кара карлыгач» (Ш. Тимербулатов көе, Г. Зәйнәшева сүз.), һ.б дистәләгән җырлар белән инде берничә буын җыр-моңнарыбызга гашыйк тамашачы үсте. Бу елларда аның Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев белән бергә яздырылган, татар композиторлары әсәрләрен тупланган пластинка-гигант чыгарыла, шулай ук CD MP3 форматында җырчының сольный концерт язмалары дөньяга чыга.
З.Н.Шәрифуллина Мәскәүдә, Казахстанда, Төркиядә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадалары кысаларында еш катнаша. Филармониядә эшләү дәверендә Россиянең татарлар яшәгән барлык регионнарында да гастрольләрдә була, төрле өлкәләрдә һәм чит илләрдә (Кытай Халык Республикасында) узган сабантуй бәйрәмнәре сәхнә түрендә була. Шулай ук хөкүмәт күләмендә узучы төрле чараларда, Татарстан композиторларының һәм әдипләренең иҗади һәм юбилей кичәләрендә чыгыш ясый. Ул Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнә осталарын берләштергән иҗат төркеме концертлары белән дә Россиянең бик күп төбәкләрендә җырлады. Аның концертларын тамашачы әле бүген дә көтеп ала, көчле алкышларга күмә.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз