Шәрипова Венера Гәрәй кызы

27.12.1927, Үзбәкстанның Шерабад шәһәре – 09. 12. 1989, Казан шәһәре

Амплуа: солист-вокалист

Мактаулы исеме: “Почет билгесе” ордены иясе, Татарстанның атказанган артисты (1956), Татарстанның халык артисты (1957), Россиянең халык артисты (1970)

   1943 елда Казан музыка  училищесына (Е.Г.Ковелькова классы) укырга керә, тагын бер елдан конкурс аша узып  П. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясенә (Е.В. Торшилова-Серебровский классы) укырга кабул ителә. 1950 елда укуын тәмамлагач,  Казанга кайта һәм М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисткасы булып эшли башлый. Яшь җырчы үзенең Мәскәүдә алган белеме һәм табигатьтән бирелгән буй-сыны, кыяфәте белән тиз арада опера театрының әйдәп баручы солистына әверелә. Лирик колоратур сопрано булган гүзәл, тигез матур тавышка ия талант иясе Венера Шәрипова тиз арада опера репертуарындагы катлаулы баш партияләрне җырлый башлый. Опера һәм балет театрында ул  Н. Җиһановның “Алтынчәч” операсында – “Алтынчәч”, Җ.Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясендә – Сәрвәр, П. Чайковскийның “Евгений Онегин” операсында Татьяна, Дж.Вердиның “Трубадур” һәм “Травиата” операларында – Леонора белән Виолетта, Ш. Гуноның “Фауст” операсында – Маргарита, П. Чайковскийның “Иоланта”сында Иоланта һ.б. опералардан партияләрне башкара.
Фотогалереяне карау
Сәхнәдәге уен осталыгы, вокаль сәләтенең югары булуы, зур тырышлыгы Венера Шәрипованы тамашачыларның яраткан җырчысы итеп үстерә. Әле театрда эшләгән елларында ук ул концерт репертуары булдыра. Анда опералардан арияләр, татар, рус, Көнбатыш композиторларының җырлары һәм романслары урын ала.Ул композитор Рөстәм Яхин белән иҗади дуслыкта яши, аның күп кенә романсларын беренче булып башкара. Шулай ук җырчы А. Ключарев, Җ. Фәйзи, Н. Җиһанов, З. Хәбибуллин, Ә. Фәттах, И. Шәмсетдинов һ.б. әсәрләрен дә халкыбызга җиткерә.

Ул елларда Мәскәүдә, Ленинградта һәм илебезнең башка төбәкләрендә үткәрелгән зур концертлар Венера Шәрипова катнашыннан башка үтми. Җырчы үзенә үтемле репертуар сайлауда шагыйрьләр белән дә тыгыз элемтәдә яши.

1972 елдан Венера Шәрипова Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә солист булып эшли. Филармониядә эшләү дәверендә ул үзенең концерт төркеме белән элеккеге совет республикаларын йөреп чыга. Шулай ук Финляндия, Югославия, Төркия, Италия, Франция, Англия, Дания кебек ерак чит илләрдә филармония сәнгать осталары белән бергә чыгыш ясый. Һәркайда җырчының  чыгышлары зур уңыш белән үтә, тамашачыларның мәхәббәтен яулый. В.Шәрипова филармониядә 1989 елга кадәр эшләп лаеклы ялга чыга.

Республикабыз радиосында һәм телевидениесе фондларында аның  күп язмалары саклана.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз