Шәвәлиева (Розали) Эльвира Хәбибрахман кызы


Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2000), Бөтенроссия конкурсы лауреаты (Уфа, 1992), “Азия тавышы” халыкара конкурсы дипломанты (1993), “Россия җыры” конкурсы лауреаты (Мәскәү, 1996).

1990 елда Казан музыка училищесын (вокал бүлеге), 2002 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (“Театраль тамашалар режиссеры” бүлеге) тәмамалый.    

1991-1994 елларда – Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә җырчы булып эшли. 2006 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының җыр кафедрасында укыта.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз