Шәйдуллин Хәнәви Хәмзә улы

1938 елның 15 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Табанлыкүл авылында туа. – 2001 елның 26 сентябрендә вафат була, Казанда җирләнә

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1989)

Мәктәптә уку елларында ул авыл үзешчәннәре оештырган концертларда катнаша. Бервакыт аларның авылына композитор Исмай Шәмсетдинов җитәкчелегендәге Татарстан радиосы һәм Татар дәүләт филармониясе вәкилләре килгәч, алар өчен оештырылган концертта Хәнәви Шәйдуллин да чыгыш ясый. Филармониянең лекторий бүлеге сәнгать җитәкчесе Айсылу Мусина аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен оештырылачак җырчылар конкурсына чакыра. Ул ике дә уйлап тормый, шул ук елны Казанга килеп әлеге зур конкурста катнаша һәм ансамбльгә кабул ителә. Нота белеме белән дә Хәнәфи беренче тапкыр шунда таныша, күмәк җырлау кагыйдәләрен дә шунда үзләштерә. Ансамбль коллективы белән ул Башкортстан, Урал, Себер якларында чыгыш ясый.
1965 елда Казан музыка училищесына укырга керүе, аңа иҗади яктан үсәргә яңа дәрт һәм көч өсти. Анда үткән дүрт елда җырчының тавышы тагын да камилләшә, репертуары байый. Мәшһүр җырчылар иҗатын өйрәнү, төрле композиторларның әсәрләре белән танышу аның иҗади офыгын тагын да киңәйтә.Укуын тәмамлагач, Хәнәфи Шәйдуллин профессиональ белемле солист башкаручы буларак, яңадан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә кайта. Ул биредә Таһир Якупов, Шамил Әхмәтҗанов, Нәфисә Василова һәм башкалар белән бергә эшли. Ансамбльдә берникадәр эшләгәч, ул 1975 елда филармониянең эстрада бүлегенә күчә. Биредә Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Рабига Сибгатуллина һәм башка танылган җырчылар белән бергә эшли.
Филармониядә эшләү дәверендә аңа күп композиторлар белән очрашырга, аларның эстрада өчен язган җырларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шулай ук «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Айзар-генәем, гөлзар-генәем», «Зимагурлар җыры», «Ай, дубыр-дубая», «Тары җире, киндер җире», «Гөлнәзирә», «Бөрьян егетләре» кебек татар халык җырлары аның репертуарында урын ала. Ул үзенең иҗат төркеме белән илебезнең бик күп төбәкләрендә, шәһәрләрендә, авылларында була.Үзенә генә хас кабатланмас, моңлы, матур тавышы, сәхнәдәге үзенең ягымлылыгы белән тамашачы мәхәббәтен яулый.
Җырчы репертуарындагы бик күп җырлар радио-телевидениенең алтын фондына керде.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз