Шәйдуллин Рәшит Салих улы

1960 елның 30 декабрендә Казанда туган

Амплуа: Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2004)

1990 елда баян  буенча  Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

1986-1997 елларда Казан консерваториясендә концертмейстер булып эшли, 1993 елда Халык уен кораллары оркестрына бәрмә уен кораллары төркеме концертмейстеры булып эшкә килә.Үзен  симфоник һәм халык уен кораллары оркестрларында булган барлык бәрмә уен коралларында (литавралар, кече бубен, барабан,ксилофон, кыңгыраулар, там-там, вибрафон, бубен, кашыклар, тартмачыклар һ.б.) югары профессиональ кимәлдә уйнаучы музыкант буларак таныта. Рәшит Шәйдуллин башкарган  «Токкаты»  (Р.Билялов), «Колокольчик» (Ф.Лист), «Юморески» (Р.Щедрин), «Шүрәле» (А.Ключарев) һәм башка бик күп әсәрләр тыңлаучыларны да, профессионал музыкантларны да чын мәгънәсендә әсир итәләр. Р.Шәйдуллин – Россия халык уен кораллары оркестрлары музыкантлары  арасында иң популяры һәм лаеклысы.
«Гаҗәеп виртуоз  һәм бик  перспективалы  музыкант» – ди аның хакында М.П.Осипов исемендәге Милли академик оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры, Россиянең халык  артисты  М. Калинин.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз