Шаһиева (Саттарова) Суфия Сөләйман кызы

20.10.1925, Башкортстанның Чишмә районы, Яңахуҗа авылында туа -2019 елның 23 декабрендә вафат була, Казанда җирләнә

Амплуа: хормейстер

Мактаулы исеме: Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре

С.С. Саттарова  1949 елда П. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы татар студиясен (хор бүлеге) тәмамлагач, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә хормейстер булып эшкә җибәрелә.

         Ул 1954-1956 елларда филармониядә әдәби бүлек мөдире була. 1956 елда С. Горбунов исемендәге клубта үзешчән татар хорын оештырып җибәрә. 1981 елда ул үзенең хоры белән В.Ленин исемендәге мәдәният сараенда эшли. Халык мәхәббәтен казанган бу коллективка халык исеме бирелә.

Суфия Сөләйман кызы Шаһиева лаеклы ялга чыккач та яраткан эшен  туктатмый, хор ансамбльләрен җитәкли: Горький исемендәге клубта (1981-1982 еллар), Галимнәр йортында (1982-1985 еллар) студент укучыларын берләштергән ансамбльләрнең сәнгать җитәкчесе була.  
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз