Шакиров Илһам Гыйльметдин улы

1935 елның 15 февралендә ТАССРның Тукай районы Яңа бүләк авылында туа – 2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат

Амплуа: татар музыка сәнгатен пропагандалаган бөек җырчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012).

Мактаулы исеме: ТАССРның (1964), РСФСРның (1974), атказанган артисты, ТАССРның (1969), Каракалпакстан АССРның (1981), РСФСРның (1983) халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970), Казан шәһәренең һәм Сарман районының шәрәфле гражданы (2006), «Халыклар дуслыгы» ордены (1986), «Алтын аполлон» бүләге (2000) иясе, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре» өчен орденының беренче кавалеры (2005), Россиянең «Лучшие люди России» дип исемләнгән югары иҗтимагый бүләге иясе.

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы (хәзер Тукай районы) Яңа Бүләк авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туа.
1954 елда Сарман районының Теләнче Тамак урта мәктәбен тәмамлый.

1954 елда Казан музыка училищесына укырга керә.

1955 елда, училищеда бер ел укыганнан соң, халык җырларын, композиторлар әсәрләрен, классиканы бердәй оста башкаручы сәләтле җырчыны Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына, Е.А.Амбросимова һәм З.Г.Байрашева классына кабул итәләр.

1960 елда консерваторияне тәмамлый.
Фотогалереяне карау

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1960 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә солист буларак кабул ителә һәм аңа 59 ел гомерен багышлый. Филармониядә ул 1960 елдан – җырчы, 1992–2012 елларда – сәнгать җитәкчесе һәм сәнгать советы рәисе булып эшли, 2012–2019 елларда музыка бүлеген җитәкли. Сәнгать җитәкчесе буларак, күпсанлы эстрада концертлары программаларын төзи, вакытлы матбугатта филармония һәм күренекле сәнгать әһелләре турында мәкаләләр бастыра, татар музыка сәнгатен пропагандалау буенча зур эш башкара.

2002 елдан башлап Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы Илһам Шакировның туган көненә багышланган бәйрәм концертлары уздыра һәм бу күркәм традиция бүгенге көнгәчә дәвам итә. 2017 елга кадәр әлеге бәйрәм концертларында Илһам Шакиров үзе катнаша.

2003 һәм 2005 елларда оештырылган «Татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге халыкара конкурсы»ның жюри рәисе булып И.Г. Шакиров үзе тора.

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 2019 елның 16 гыйнварында озак авырудан соң вафат була, хушлашу мәрәсиме 18 гыйнварда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үткәрелә, Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетендә җеназа намазы укыла. Бөек җырчы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратының үзәк аллеясында җирләнә.

2019 елның 19 декабрендә Илһам Шакировның илле елга якын кулланган шәхси рояле филармониягә тапшырыла.

Илһам Шакиров башкарган иң күренекле музыкаль әсәрләр   

Татар халык җырлары:
«Кара урман аша»
«Ончы Фәхри»
«Умырзая»
«Мәдинәкәй»
«Бик еракта идек без»
«Таң җыры»
«Каръят батыр»
«Рәйхан»
«Сарман»
«Күн авылы көе»
«Аппагым-җанашым»
«Ай янында якты йолдыз»
«Туган җирем»
«Сәфәр»
«Гүзәлем»
«Гөлләр үсә»
«Дим-дим»
«Җиһанша» (борынгы татар халык җыры»
«Зөбәрҗәт» (борынгы татар халык җыры)
«Ике урман арасы»
«Камәр»
«Бик еракта идек без»
«Ак чук, зәңгәр шәл»
«Әйдә барыйк урманга»
«Герман көе»
«Безнең Идел буйларында»
«Ялгыз каен»
«Баламишкин»
«Анам кабере янында»
«Көзге ачы җилләрдә»
«Уел»
«Хәмдия»
«Һаваларда йолдыз»
«Җаный-җанашым»
«Иске кара урман»
«Керфекләрең синең нигә кара»
«Озату»
«Туган тел» (татар халык көе, Г.Тукай сүз.)
«Тәфтиләү» (татар халык көе, Г.Тукай сүз.)
«Дулкын» (татар халык көе, Р.Вәлиев сүз.),
«Сәрвиназ» (татар халык көе, Ә.Ерикәй сүз.)
«Чатырлар» (татар халык көе, Зөлфәт сүз.)
«Ай, былбылым» (татар халык көе, Н.Исәнбәт сүз.)
«Уян, татар» (татар халык көе, Р.Корбанов сүз.)
«Кораб» (татар халык көе, Дәрдмәнд сүз.)
«Безнең авыл» (татар халык көе, Г.Зәйнашева сүз.),
«Өммегөлсем» (татар халык көе, М.Хөсәен сүз.), һ.б. ;

Башкорт халык җырлары:

«Урал»,
«Тәнәкәй»,
«Аксак кола»,
«Зөлхиҗә»,
«Эскадрон» һ.б.

Композиторлар әсәрләре:

С. Сәйдәшев:
«Кара урман» (К.Тинчурин сүз.)
«Хуш, авылым» (Х.Фәтхуллин сүз.)
«Җәй айлары» (Т.Гыйззәт сүз.)
«Уянсыннар кырлар» (Ә.Фәйзи сүз.)
А. Ключарев:
«Аһ, җырларым!» (Ә.Ерикәй сүз.)
«Туган җирем – Татарстан» (Г.Зәйнашева сүз.)
«Иң кадерле сүз» (Г.Зәйнашева сүз.)
Н.Җиһанов:
«Өзелгәнсең сиреньнән» (С.Хәким сүз.)
«Алтынчәч» операсыннан Хан ариясе (М.Җәлил сүз.);
М. Мозаффаров:
«Туган як» (М.Мазунов сүз.)
«Менәргә иде Урал тауларына» (Г.Зәйнашева сүз.)
«Кайда да йөрәктә» (С.Хәким сүз.)
«Саумы, кояш!» (Р.Әхмәтҗанов сүз.)
«Хәерле иртә» (Ә.Ерикәй сүз.)
«Тибрәнә җыр күңелемдә» (Г.Зәйнашева сүз.)
«Башка берни дә кирәкми» (С.Хәким сүз.)
Ф. Әхмәтов:
«Таң йолдызы» (М.Ногман сүз.)
«Елмай, иркәм» (Ә.Ерикәй сүз.)
«Люция» (М.Латыйфуллин сүз.)
З. Хәбибуллин:
«Эзләдем, бәгърем, сине» (Ә.Ерикәй сүз.)
«Казах кызы сөйгәнем» (Г.Сәгыйдуллин сүз.)
«Иркәмә» (Г.Насретдинов сүз.)
И.Шәмсетдинов:
«Йөр син безнең урамнарда» (З.Вәли сүз.)
«Рәхмәт сезгә, кызлар» (Ф.Тахтамышев сүз.)
Р.Яхин: «Шушма суы» (К.Тәхәветдинов сүз.)
«Ни сөйли урман» (С.Хәким сүз.)
«Җилләр исә» (Ә.Ерикәй сүз.)
«Күзләрем тик сине эзлиләр» (М.Ногман сүз.)
«Бу таңнар, бу иртәләр» (З.Туфайлова сүз.)
«Җырланмаган әле безнең җыр» (Ә.Ерикәй сүз.)
С.Садыйкова:
«Татарстан – минем республикам» (Н.Дәүли сүз.)
«Иртәнге нур» (З.Вәли сүз.)
«Өченче көн тоташ кар ява» (М.Кәрим сүз.)
«Дөнья матур, дөнья киң» (Г.Афзал сүз.)
«Әйләнеп кайталар» (Х.Туфан сүз.)
«Ачуланма» (Ә.Баян сүз.)
Р.Еникеев:
«Ышанам» (Л.Айтуганов сүз.)
«Язмышым» (С.Хәким сүз.)
«Үрләреңне менгәч» (С.Хәким сүз.)
«Ромашкалар, сезгә сокланам» (М.Хөсәен сүз.)
З. Гыйбадуллин:
«Кыр казлары очып үтте» (Ә.Исхак сүз.)
«Туган көнеңә» (Г.Зәйнашева сүз.)
«Аһ, зифа буйларың» (Г.Зәйнашева сүз.)
З.Исмәгыйлев:
«Әйтелмәгән мәхәббәт» (Х.Гыйләҗев сүз.)
«Салават Юлаев» операсыннан «Салават ариясе (Б.Бикбай сүз.)
Г.Ильясов:
«Әнкәй, синең куллар» (Ә.Атнабаев сүз.)
Ф.Хатыйпов:
«Һаман яратам» (Зөлфәт сүз.)
«Яңа Бүләк җыры» (М.Миншин сүз.)
А.Батыршин:
«Тот рульне, шофер, тот туры» (Р.Хисмәтуллин сүз.)
Ш.Мәҗитов:
«Резидәкәй» (И.Юзеев сүз.)
И.Мәҗитов: «Очып кайтам» (Д.Гыйсметдинов сүз.)
Ф.Әхмәдиев:
«Кама буе – туган як» (Р.Әхмәтҗанов сүз.),
«Җәйнең аяз таңнарында» (Ә.Ерикәй сүз.)
һ.б. композиторларның бик күп җырлары И.Шакиров башкаруында яздырылып, « Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе архив фондында сакланалар.

Илһам Шакиров иҗат иткән җырлар:

«Идел буе каеннары» (Ә. Ерикәй сүз.)
«Очрашу җыры» (Г. Зәйнашева сүз.)
«Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүз.)
«Һаман истә» (Л. Айтуганов сүз.)
«Яшьлегемә кире кайтыр идем» (Ә.Ерикәй сүз.)
«Син сазыңны уйнадың» (Н.Исәнбәт сүз.)
«Таң җыры» (Р.Вәлиев сүз.)
«Сөенечкә дисәм» (Ш.Галиев сүз.)
«Мәңгелеккә китеп барам» (Г.Игебаев сүз.)
һәм башкалар. 

Гастроль-концерт эшчәнлеге:

Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә оешманың исеме теркәлгән, ул да булса – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе. Данлыклы тарихы булган ошбу иҗат оешмасында алтмыш елга якын эшләү дәверендә Илһам Шакиров миллионлаган җыр тыңлаучыларның мәхәббәтен яулый, үз халкының яраткан җырчысына әйләнә. Җир шарына сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче, татар моңын хәтта бер генә татар җырчысы да аяк басмаган чит җирләргә кадәр ирештергән каһарман җырчы ул.

Консерваториядә укыганда ук халык арасында танылуга ирешкән җырчы уку елларында һәм аны тәмамлап филармониядә эшләгән чакларында ел буена диярлек гастрольләрдән кайтып керми. Бу чорда ул Татарстан һәм Башкортстанның бөтен татар авылларында диярлек концертлар куя, чит илләргә турнега чыга.

Илһам Шакировның гастроль географиясе искиткеч киң: Финляндия (Хельсинки), Төркия (Истанбул, Конья), Латвия (Рига), Украина (Киев), Әзәрбәйҗан (Баку), Төрекмәнстан (Ашхабад), Үзбәкстан (Ташкент), Кыргызстан (Фрунзе), Казахстан (Алма-Ата), Россия – Мәскәү, Ленинград, Саратов, Әстерхан, Самара, Уфа, Куйбышев, Чиләбе, Пермь, Чабаксар, Иваново, Екатеринбург, Оренбург, Омск, Новосибирск, Томск, Красноярск, Иркутск, Владивосток һәм башка йөзләгән шәһәрләр, меңләгән авыллар...

Концертлары, гастрольләрдәге чыгышлары, радио һәм телевидениедә башкарган, грампластинкаларга язылган җырлары белән Илһам Шакиров бөтенхалык мәхәббәтен казана.

Музыкант-аккомпаниаторлары:

Заманында Илһам Шакиров җитәкчелегендәге «Идел» инструменталь ансамбле җырчы белән күп төбәкләрдә гастрольләрдә була. Шулай ук күренекле музыкантлар: Рәфкать Гомәров, Мохтар Әхмәдиев, Рокыя Ибраһимова, Зиннур Гыйбадуллин, Ирек Галимов, Рамил Курамшин, Сәйдәш Гарифуллин, Ганс Сәйфуллин, Хәйдәр Сафин, Рафинад Сәлахов, Рөстәм Вәлиев, Азат Хәлимов, Кирам Сатиев озак еллар буе җырчыга сәхнәдә аккомпаниатор булалар.

Мәңгеләштерү (хәтер):

2001 елда Татарстан Республикасы Тукай районы Яңа бүләк авылында җырчының иҗат йорты ачыла.

2003 елда Казан шәһәренең Бауман урамында «Йолдызлар аллеясы» ачыла, анда Илһам Шакиров исеме язылган гранит плитә урнаштырыла.

2008 елдан Казан янындагы Аккош күле буендагы урман аланында Татарстан сәнгать һәм фән әһелләренең «Илһам сәйраны» дип аталган җыены оештырыла башлый.

2013 елда Татарстанның Тукай районы Яңа бүләк авылы янындагы чишмә төзекләндерелә һәм аңа «Илһам чишмәсе» дигән исем бирелә.

2015 елда Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында Илһам Шакиров хөрмәтенә легендар җырчының үзе катнашында исемле чыршы утыртыла.

2019 елда Татарстан Республикасы Сарман районында балалар сәнгать мәктәбенә И. Шакиров исеме бирелә, шул ук елда мәктәп каршында җырчының бюсты ачылу тантанасы була (бюст авторы – сынчы Фәнил Вәлиуллин).

2019 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан «Казан Экспо» күргәзмә комплексы концерт залына Илһам Шакиров исеме бирелә, биредә 26 апрельдә – Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган беренче бәйрәм концерты уза.

2019 елда Казанның Киров районындагы «Салават күпере» торак комплексында Илһам Шакиров проспекты барлыкка килә.

2020 елда Хөкүмәтебез һәм Татар дәүләт филармониясе тарафыннан Илһам Шакиров яшәгән йорт (Николаев урамы, 5 йорт) диварына аның истәлегенә мемориаль такта эленә, каберенә истәлек ташы куела (авторлары – сынчы Фәнил Вәлиуллин).

Әдәбият (И. Шакировка багышланган китаплар, альбомнар):

1.     Җырчы. Авторы – Равил Фәхретдинов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973.

Певец (на татарском языке). Автор – Равиль Фахрутдинов. – Казань: Татарское книжное издательство,1973.

2.     Илһам (татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакировка багышланган шигырьләр һәм мәкаләләр). Төзүчесе – Разил Вәлиев. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995.

Вдохновение (стихи и статьи, посвященные народному артисту Республики Татарстан Ильгаму Шакирову). Составитель – Разиль Валиев. – Казань: Татарское книжное издательство, 1995.

3.     Илһам Шакиров: истәлекләр, мәкаләләр, шигырьләр (китап-альбом, татар, рус, инглиз телләрендә, Мр3форматындагы диск белән (123 җыр). – Казан: «Җыен» фонды, Татарстан китап нәшрияты, «Тамга» нәшрияты, 2005.

Ильгам Шакиров: воспоминания, статьи, стихи. Литературно-художественное издание (на татарском и русском языках, с приложением диска формата Mр3 (123 песни ). – Казань: Фонд «Жиен», Татарское книжное издательство, издательство «Тамга», 2005.

4.     Илһам Шакиров: истәлекләр, фотолар, мәкаләләр, шигырьләр (китап-альбом, татар, рус һәм инглиз телләрендә, Мр3 (130 җыр) һәм DVD (41 җыр) форматындагы дисклар белән)). – Казан: «Җыен» фонды, Татарстан китап нәшрияты, 2010.

Ильгам Шакиров: воспоминания, фотоснимки, статьи, стихи (книга-альбом на татарском, русском и английском языках, с приложением дисков формата Мр3 (130 песен) и DVD (41 песня).– Казань: Фонд «Жиен», Татарское книжное издательство, 2010.

5.     Илһам Шакиров. 80 яшь (китап-альбом, Мр3 (130 җыр) һәм DVD (41 җыр) форматындагы дисклар белән). Баш мөхәррир – Р.Вәлиев, төзүче һәм мөхәррир Г.Рәхим. – Казан: «Җыен» фонды, 2015.

Илһам Шакиров. 80 лет (книга-альбом, с приложением дисков формата Мр3 (130 песен) и DVD (41 песня). Главный редактор – Р.Валиев, составитель и редактор – Г.Рахим. – Казань: Фонд «Жиен», 2015.

6.     «Илаһи Илһам». И.Шакировның тууына 85 ел тулуга багышлана (китап-альбом, татар телендә). Баш мөхәррир – Р.Вәлиев, төзүчесе – Г.Рәхим. – Казан: «Җыен» фонды, 2020.

«Вдохновенный Ильгам». Посвящается 85-летию со дня рождения И.Шакирова (книга-альбом, на татарском языке). Главный редактор – Р.Валиев, составитель – Г.Рахим. Казань: фонд «Жиен», 2020.

Грампластинкалары, аудиоальбомнары:

1.     Поет Ильгам Шакиров. Инструментальный ансамбль под управлением В.Усманова. Р.Курамшин и С.Гарифуллин (баяны).
2.     Ильгам Шакиров. Татарские песни. М.Ахмадеев и Р.Ибрагимова (баяны).
3.     Поет Ильгам Шакиров. М.Ахмадеев и Р.Ибрагимова (баяны).
4.     Поет Ильгам Шакиров. Инструментальный ансамбль «Идел», оркестр.
5.     Поет Ильгам Шакиров. Р.Курамшин (баян). 1985 г.
6.     Ильгам Шакиров. Татарские народные песни. И.Галимов (баян).
7.     Ильгам Шакиров. Р.Гумеров (баян).
8.     Ильгам Шакиров. Р.Гумеров (баян).
9.     Ильгам Шакиров. Татарские народные песни. Обработки А.Ключарева. А.Ключарев (ф-но).
10.   Ильгам Шакиров. Татарские народные песни. Р.Гумеров (баян).
11.   Ильгам Шакиров. Оркестр Татарского государственного театра оперы и балета. Дирижер: И.Аухадеев. А.Ключарев (ф-но).

Дискография:

1.     Илһам Шакиров. «Язмышым». (15 җыр – Mр3). Барс-рекордс. 2.     Илһам Шакиров. «Язмышым». (123 җыр – Mр3). «Җыен» фонды, 2005. 3.     «Илһам Шакиров» (70 яшьлек юбилей кичәсеннән язма, Мр3). «Аксу» студиясе, 2005. 4.     Илһам Шакиров. «Карурман» (130 җыр – Мр3; 41 җыр – DVD). Барс-Медиа, «Җыен» фонды, 2010. 5.     Илһам Шакиров. 80 яшь (130 җыр – Мр3; 41 җыр – DVD). «Җыен» фонды, 2015. 6.     «Легендар». И.Шакиров җырлары (35 җыр – Мр3). Эксклюзив тираж. 2016. 7.     Илһам Шакиров «Һаман истә». (15 җыр – Mр3). Барс-рекордс.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз