Шакиров Җәвит Әхмәтгали улы

1962 елның 2 гыйнварында Башкортстанның Чакмагыш районы Әхмәт авылында туа

Амплуа: конферансье

Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты (2013), Башкортстанның атказанган артисты (2013)

1986 елда Стәрлетамак мәдәни-агарту  училищесын,1990 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый.

1987–1990 елларда, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты буларак, төрле спектакльләрдә, мәсәлән, Х. Вахитның «Күк капусы ачылса», А. Гыйләҗевнең «Көйсезләнгән сәфәр», Т. Миңнуллинның «Ат карагы» постановкаларында баш рольләрдә уйный. 1990–1995 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, 1995–2005 елларда «Салават җыр театры»нда  нәфис сүз остасы булып эшли.
Фотогалереяне карау
Җәвит Шакиров нәфис сүз өлкәсендә утыз артык эшләү дәверендә тамашачыларның иътибарын һәм мәхәббәтен яулаган артист. Татар әдәбияты тарихы, фольклоры, татар әдипләренең яңа иҗат үрнәкләре белән яхшы таныш булуы аңа бай репертуар тупларга мөмкинлек бирә. Ул төрле жанрдагы әсәрләрне – юмор-сатира яки заманча эстрада әсәрләре дисеңме, татар халык җырларымы, барысын да мөкәммәл рәвештә, халык күңеленә үтеп керерлек итеп башкара. Үзенең чыгышларында ул татар әдәбияты классиклары: Г. Тукай, Р. Фәйзуллин, И. Юзиев һәм башкаларның үлемсез әсәрләрен киң пропагандалый. Аның башкаруында яңгыраган С. Хәким, Ф. Баттал, Г. Зәйнашева һ.б.ларның юмор рухындагы әсәрләре халык арасында популярлык казана. Җәвит Шакиров башкаруында яңгыраган бик күп сатирик әсәрләр «Татарстан» телерадиокомпаниясе фондында саклана.

Филармониядә эшләү елларында ул бик күренекле сәнгать осталарының концертларын алып бара.

Талантлы җырчы, тормыш иптәше, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Зөлфия Шакирова белән алар озак еллар бер сәхнәдә чыгыш ясыйлар, иңгә-иң куеп эшләп киләләр. Республиканың барлык төбәкләрендә һәм Россия шәһәрләре буйлап еш гастрольләрдә булалар, Казанның төрле мәдәни үзәкләрендә концертлар белән чыгыш ясыйлар.

Җ. Шакиров еш кына концертларга һәм мәдәни чараларга алып баручы-конферансье, юмор остасы  буларак чакырыла. Сәхнәдә ул үзе иҗат иткән җырларын башкарган моңлы  җырчы буларак та танылды. Шулай ук «Шаян-шоу» юмористик программасы, «Зәлидә», «Башваткыч» кебек музыкаль-интеллектуаль телевизион тапшыруларны да ул озак еллар буе бик уңышлы алып барды. Җ. Шакиров берничә тапкыр яңа елга багышланган программаның, Республика көне уңаеннан «Уйнагыз гармуннар» концертының алып баручысы, татар халкының мәшһүр җырчылары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалованың юбилей  концертларының сценарий авторы һәм алып баручысы булды.    

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз