Шакирова Зөлфия Мәскүр кызы

1965 елның 5 июнендә Башкортстанның Чакмагыш районы Югары Аташ авылында туа

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты (2013), Башкортстанның атказанган артисты (2013), «Татар жыры» халыкара конкурсы лауреаты (1993)

1982 елда Өфе шәһәре сәнгатьучилищесының вокал бүлеген, 1997 елда Башкорт дәүләт  педагогика университетын тәмамлый.

1990–1995 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, 1995–2005 елларда «Салават җыр театры»нда җырчы була.
Фотогалереяне карау
Талантлы  җырчы  халкыбызның онытыла башлаган борынгы озын, моңлы көйләрен өйрәнеп халкыбызга җиткерде. Күренекле композиторларыбызның бик күп җырларын ул тирән кичереш, гаҗәеп дәрәҗәдә тирән хис белән тамашачы күңеленә җиткерә. Аның репертуарында «Гөлҗамал», «Рәйхан», «Шахта», «Җомга», «Уел», «Уйна, дустым, гармуныңны» кебек татар халык җырлары, татар һәм башкорт композиторларының: Р. Яхинның «Керим әле урманнарга», М. Мозаффаровның «Син кайтмадың», Ф. Хатыйповның «Аккүл», А. Хәмзинның «Гел яхшыга юрыйсың, әнкәй» һәм башка бик күпәрнең әсәрләре урын алган. Ул шулай ук йөздән артык җырның көй авторы һәм башкаручысы да. Алар арасында «Ак сиреньнәр», «Ак томаннар», «Бәхетле картлык», «Бергә яшик, туганнар» (Җ. Шакиров сүз.), «Узмасын гомерләр заяга» ( Р. Зәкуан сүз.), «Тыңла йөрәк тибешен» (Ф. Тарханова сүз.) һ.б. популяр җырлар бар.

Соңгы елларда аның концерт программалары аудио, видео, CD, DVD язмалар форматында дөнья күрде. «Гел бергә, гомергә», «Ашкынып килә мәхәббәт»,  «Бер-беребезгә без кирәкбез әле», «Сүрелмәс җырым син», «Язмыш безгә сөю бүләк иткән», «Һаман яратам», «Миңа бары син кирәк» дип исемләнгән, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан «Тыңла йөрәк тибешен» дип исемләнгән аудио- һәм компакт-дисклар чыгарылды.

Зөлфия Шакирова үзенең тормыш иптәше, күренекле нәфис сүз остасы, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты белән Җәвит Шакиров белән иҗади берлектә, актив концерт эшчәнлеге алып баралар. Татарстанның барлык районнарында, Россия буйлап гастрольләрдә булалар, милли җыр һәм нәфис сүз сәнгатен халык күңеленә ирештерәләр.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз