Шамаев Михаил Владимирович

1973 елның 20 июнендә Удмурт Республикасының Можга шәһәрендә туган

Амплуа: Халык уен кораллары оркестры солисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2007)

1997 елда «артист, халык уен кораллары оркестры дирижёры, педагог» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

Татарстан Республикасы Халык уен кораллары орккестрында үзәк музыкантларның берсе. Оркестрның архитектоник нигезен тәшкил итүче контрабаслар төркеме концертмейстеры буларак, Михаил Шамаев гаҗәеп ансамбль бердәмлеген, төркемнең артикуляцион һәм тембраль тәңгәлллеген  булдыруга ирешә. Моның барәбәренә оркестр чыгышлары һәрчак ритмик ныклык һәм музыкаль сыгылмалык белән аерылып тора. «В стиле ретро», «В ритмах танго, вальса и фокстрота» концерт программаларын әзерләгәндә М.Шамаев бас гитараны үзләштерә. Әлеге инструментның оркестрда яңгыравы чыгышларны  тагын да кызыклырак итә.
Фотогалереяне карау
Михаил Шамаев шулай ук аранжировкалар остасы да. Аның инструментовкалары һәм аранжировкалары барәбәренә оркестр репертуары шактый тулылана. Бүгенге көндә  аның тарафыннан  300дән артык рус, татар, чит ил көйләренә, шул исәптән М.И. Глинка, П.И. Чайковский, Н.А. Римский-Корсаков, Дж. Верди, Дж. Пуччини, К. Сен-Санс, И. Дунаевский, Ф. Яруллин, С.Сәйдәшев, Җ. Фәйзи, Р. Яхин, А. Ключарев, Н. Жиһанов, А. Луппов көйләренә аранжировкалар ясалган. «Избранные песни о Великой Отечественной войне», «Песни из репертуараШульженко», «Картинки русского календаря» музыкаль циклларына, халык көйләренә, романсларга, совет чоры композиторлары әсәрләренә, кинофильмнардан һәм мультфильмнардан алынган көйләргә ясаган аранжировкалары бихисап.

Татар көйләренә аерым игътибарлы.  «Туй биюе»,  Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетыннан «Ут сихерчесе һәм Шайтан биюе»,Н.Җиһановның «Симфоник җырлар»ы, А.Ключаревның «Яшьлек бәйрәме», Р.Яхин романслары, халык уен кораллары оркестрына кушылып танылган татар җырчылары И.Шакиров, А.Фәйзрахманов, Г.Ильясов, М.Булатова, В.Ганиева, Р.Галимова,  И.Газиев башкарган җырлар – боларның барысына да Михаил Шамаев аранжировкалар ясый.

Балалар һәм яшьләр өчен әзерләнгән концертларны уздыруда актив катнаша. 2007 елдан – Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры уздырган балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәренең сценарий авторы һәм режиссёры.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз