Шиһапов Мансур Әхмәт улы

1940 елның 1 маенда ТАССРның Балык Бистәсе районы Яншык авылында туа

Амплуа: танылган шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).


Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казанга килә. 1957—1961 елларда В. И. Качалов исемендәге Зур театр каршында оешкан театр студиясендә белем ала, соңрак Казан  театр училищесын һәм Казан дәүләт университетының  журналистика бүлеген тәмамлый.

1969-1972 елларда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә нәфис сүз остасы булып эшли. Күчмә театрда эшләгән чагында сәхнәдә ул уңышлы  иҗат иткән образлар  арасында  Н. Хикмәтнең "Сәер кеше"сендә Ф. Кастро, Г. Мдиваниның "Терезаның туган көне"ндә — Антонио, Ә. Мирзаһитовның "Әниемнең чал чәчләре"ндә — стиляга Гошка, Г. Минскийның "Тапшырылмаган хатлар"ында — Искәндәр, Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт"ендә — осман Әкбәревич һәм башка рольләре бар.
Мансур Шиһапов 1974–1976 елларда Г. Камал исемендәге татар дәүләт театрының баш администраторы, аннары Казан дәүләт курчак театрында,  К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрында һәм С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында директор булып эшли.

Аның  "Әйләнеп кайтыгыз" дигән шигырьләр китабы 1991 елда дөнья күрә. Шагыйрьнең   җырлардан гына торган"Туй күлмәге" исемле икенче китабы 1997 елда басылып чыга. Бу китаплары дөнья күргәнче, вакытлы матбугатта Мансур Шиһаповның күпсанлы мәкаләләре һәм курчак театры тарихын чагылдырган, анда эшләүче артистлар, башка иҗат әһелләре белән таныштырган "Казан дәүләт курчак театры" китабы басылып чыккан иде. Драматург буларак та көч сынап карый ул. Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" повестена нигезләнеп "Абага чәчәге" инсценировкасын яза. Ул пьеса 1978 елда курчак театрында куела һәм күренекле әдип Нәби Дәүли, аны уңай бәяләп, матбугатта язып чыга. Аның Гариф Ахуновның "Хәзинә" романына нигезләнеп эшләнгән "Кошның да үз оясы бар" инсценировкасы да театр сәхнәсендә уйнала.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз