Сибгатуллина Рабига Миндияр кызы

27.01.1948, ТР Арча районы Иске Иябаш авылы

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1990), Татарстанның халык артисты (2013)

Рабига Сибгатуллинага табигать тавышны мул итеп биргән. Аңарда - нурлы, төсмерләргә бай тембрлы көчле тавыш, иркен сулыш, килешле буй- сын, мөлаем йөз. Аһәңе җиңел һәм иркен, шул ук вакытта гади һәм табигый - аңарда ясалмалылык, кылану манерасы юк. Рабига Сибгатуллина Г. Сөләйманова, З.Басыйрова, Ә.Авзалова кебек халыкчан җырчыларның традицияләрен дәвам итсә дә, ул аларны кабатламады.Аның үз тавышы, үз моңы, үзенә генә хас җырлау алымнары бар. Аның башкару осталыгы гаять халыкчан, шул ук вакытта ул эстрада алымнарын да уңышлы файдалана.
Фотогалереяне карау
Рабига Сибгатуллина Казанга килгәч, Сара Садыйкова җитәкләгән хорга йөри башлый. Композиторның  киңәшенә колак салып, ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә 1969 елда эшкә килә. Шул ук елны Мәскәү шәһәрендә уза торган конкурста катнаша һәм төрле жанрдагы 400 башкаручы арасыннан сайлап алына. 1969 елдан 1970 елга кадәр Россиянең халык артисткасы И.П. Яунзем җитәкчелегендәге Бөтенсоюз эстрада сәнгате студиясендә белем алып, халыкчан пландагы эстрада җырчысы булып өлгереп, Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый.

Рабига Сибгатуллина филармониядә башта Илһам Шакиров бригадасында, аннары Габдулла Рәхимкулов, Эмиль Җәләлетдинов, Зиннур Нурмөхәммәтов белән эшли. Сәхнә аны оста баянчы, музыкант, композитор Фәрит Хатыйпов белән кавыштыра. Алар эштә дә, тормышта да аерылмас булып, бер-берсен хөрмәтләп, җырга-моңга хезмәт итәләр. Икесе бергәләп сәнгатебезгә кырык елдан артык игелекле хезмәт итеп, бик күп гастрольләрдә бергә йөреп, сәхнә түрендә, концертларда матур пар булып, тамашачыларның мәхәббәтләрен казандылар. Аларның иҗади хезмәтләре дәверендә дистәләгән аудио альбомнары һәм МРЗ-дисклары дөнья күрде.

Рабига Сибгатуллинага табигать тавышны мул итеп биргән. Аңарда - нурлы, төсмерләргә бай тембрлы көчле тавыш, иркен сулыш, килешле буй- сын, мөлаем йөз. Аһәңе җиңел һәм иркен, шул ук вакытта гади һәм табигый - аңарда ясалмалылык, кылану манерасы юк. Рабига Сибгатуллина Г. Сөләйманова, З.Басыйрова, Ә.Авзалова кебек халыкчан җырчыларның традицияләрен дәвам итсә дә, ул аларны кабатламады.Аның үз тавышы, үз моңы, үзенә генә хас җырлау алымнары бар. Аның башкару осталыгы гаять халыкчан, шул ук вакытта ул эстрада алымнарын да уңышлы файдалана.

Җырчының репертуар байлыгы да күпләр өчен үрнәк булырлык. "Гөлҗамал" (татар халык җыры),"Назлы гөлкәем"(Ф.Әхмәтов көе, Я.Кәрим шигыре), "Бер тауда ун чишмә" (Ә.Фәттах, С.Хәким), "Парлылар йөри көймәдә" (Р.Гатауллин),"Әйт,дускаем,әйт" (С.Садыйкова), “Кайтам инде” (С.Садыйкова көе, И. Юзеева сүз.), “Сау бул инде” (Ф.Хатыйпов көе, И. Юзеев сүз.), “Их,дускаем кил әле” (И. Мәҗитов көе, Ә. Бикчәнтәев сүз.) һәм башка татар композиторларының әсәрләре, татар һәм башкорт халык көйләре аның репертуарында лаеклы урын алды. Ә инде иҗат һәм тормыш юлдашы Фәрит Хатыйповның көйләре аның репертуарының үзәген тәшкил итә, Ф.Хатыйповҗырчының төп аккомпаниаторы да. Ф.Хатыйповның "Моңлану" (Ф.Сафин шигыре) җырын, "Һаман яратам" (Зөлфәт), "Шулай шул" (Р.Миңнуллин),"Синең нурың" (Х.Туфан) һ.б. бик күп җырларын Р.Сибгатуллина беренче булып башкарды.

Рабига Сибгатуллина Идел буе шәһәрләрендә, республикабыз күләмендә узучы фестивальләрдә, бик күп төбәкләрдә узучы Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә еш катнаша.

Җырчы бик күп гастрольләргә чыга. Аны авыл хезмәтчәннәре дә бик яратып көтеп ала, Татарстанда ул булмаган бер генә төбәк тә калмагандыр, мөгаен. Шулай ук Россиянең бик күп шәһәрләрендә һәм ерак Себер киңлекләрендә, Урта Азия шәһәрләрендә дә аңа көчле алкышладылар.

Рабига Сибгатуллина 1995 елга кадәр филармониядә эшләп лаеклы ялга китте.Шулай булуына карамастан, бугенге көндә дәул иҗатдәрте белән янып яши.Төрле концертларда, әдәби-музыкаль кичәләрдә катнаша, үзенең сольный концертларын оештырып тулы залларда үткәрә. Рабига Сибгатуллина һәм Фәрит Хатыйпов үз иҗатларын яшь буынга җиткерүдә шактый хезмәт куя, Казанга якын-тирәдәге мәктәпләрдә очрашу кичәләре уздыра, үзләрен очрашуларга, концертларга хәзер дә чакырып торалар. Элеккечә халыкка игелекле хезмәт итеп, киләчәк буыннар белән иҗат җимешләрен бүлешеп яши алар.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз