Сираҗетдинова Динә Борһан кызы

22.03.1915, Семипалатинск шәһәре – 20.02.2000, Казан шәһәре

1941 елда Казан музыка училищесын, 1947 елда  Мәскәү консерваториясенең Татар опера студиясен, 1951 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

Ул Казахстан якларында туып үсә. Кечкенәдән җырчы булырга хыяллана. Заманында аның абыйлары Нуриаздан, Әмирҗан һәвәскәр драма түгәрәгендә режиссер һәм артист булганнар. Динә дә татар драма түгәрәгенә языла. Мәктәпне тәмамлагач, ул Алма-Ата шәһәренең Тау институтына укырга керә. Студент кичәләрендә җырлый. Шундый кичәләрнең берсендә Казан музыка училищесында укучы Фәүзия Фәйзи килә һәм аны Казанга чакыра. Институтны калдырып, Динә Казан музыка училищесына укырга керә.
Фотогалереяне карау
1937 елда, әле студент булып йөргәндә, аны яңа ачылган Татар дәүләт филармониясенә  чакыралар, башта Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлый, ярты елдан  эстрада бүлегенә күчә. Шулай ук яшь җырчы Татар театрында да эшләп, Гаджибәковның “Аршин мал алан” музыкаль спектаклендә төп рольдә катнаша. Театрда Г. Уральский, Х. Уразиков, Г. Ибраһимова һ.б. башка мәшһүр театр артистлары белән аралаша, күренекле композитор  Салих Сәйдәшев белән таныша. Композитор аңа оркестрга кушылып җырлау алымнарын өйрәтә, җырчы кызга үз әсәрләрен тәкъдим итә.

Сугыш башлангач, Д. Сираҗетдинова Семипалатинск шәһәренә Казах музыкаль драма театрына эшкә чакыру ала һәм шунда китә. Соңрак Алма-Ата казах опера театрында эшли. Биредә Пуччининың “Чио-чио-сан” операсыннан Баттерфляй партиясен әзерли.

Мәскәү консерваториясенең опера студиясендә укыганда ул Ә. Галимова, В. Шәрипова, А. Аббасов кебек талантлы җырчылар белән бергә укый. Студияне тәмамлап Казанга кайткач, язмыш аны янә С. Сәйдәшев белән очраштыра. Опера театрында С. Сәйдәшевнең “Наемщик” музыкаль драмасында Гөлйөзем, Гөлбикә, Зөбәрҗәт партияләрен, Җ. Фәйзинең “Идел буенда” операсында Рәмзия образларын башкара. Ул шулай ук С. Садыйкова, Җ. Фәйзи, М. Мозаффаров, Р. Яхин кебек күренекле композиторларның әсәрләрен сәхнәдән беренче башкара.

Д. Сираҗетдинова 1951 елда яңадан Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли башлый, озак еллар Р. Ваһапов, У. Әлмиев, Г. Рәхимкулов, соңрак И. Шакиров бригадаларында эшләп халкыбызга югары җыр сәнгатен җиткерә. Х. Сәлимҗанов, Ф. Йосыпов, Ә. Яһүдин кебек атаклы нәфис сүз осталары белән иҗат юлын бергә үтә.

Аның илебезнең төрле шәһәрләрендә (Ташкент, Алма-Ата, Фрунзе, Баку, Ашхабад, Дүшәнбе, Тбилиси, Балтыйк буе, Рәсәй һ.б.) булган чыгышлары зур уңыш белән үтә. Татарстан авылларында булган гастрольләрен зур батырлык дип тә атап булыр иде, чөнки ул вакытта алар һава торышының нинди булуына кармастан, авыллардан-авылларга нәрсә туры килә шунда (тракторларда, чаналарда, иске машиналарда) утырып яки җәяү дә барып концертлар куеп йөриләр. Д. Сираҗетдинова хәрби бүлекләрдә, мәктәпләрдә, гарип, ятим балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган шефлык концертларында да актив катнаша.

Д. Сираҗетдинова  Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә 1970 елга кадәр эшләп лаеклы ялга чыга.  

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз