Скуратов Рәшит Иванович

1957 елның 15 нче мартында туа

Амплуа: дирижер

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001), Опера-симфония дирижерларының VI Бөтенсоюз конкурсының өченче премия иясе (1988)

М. И. Глинка исемендәге Новосибирск консерваториясен ( профессор А. Кац классы) тәмамлый.

Р. Скуратов ТР симфоник дәүләт оркестрында1990-1991 елларда - баш  дирижер, 2001-2007 елларда – дирижер булып эшли.  Р. Скуратов илебез шәһәрләренең бик күп оркестрлары белән дирижерлык итә. Бүгенге көндә ТР симфоник оркестры белән, шулай ук  UH-Symphony, BVSO-Orchestra-Texas коллективлары белән хезмәттәшлек итә. Ул дирижерлык иткән оркестрга кушылып  Н. Штаркман, Э. Эллиот, А. Либор, А. Бараховский, М. Яшвили, Я. Мавридис, Т. Бикис, шулай ук  В. Репин, А. Мельников, Б. Березовский, А. Анчевская, А. Паршин, Д. Мацуев кебек күренекле музыкантлар чыгыш ясыйлар.Дирижерны П. Хюбнер, У. Лорманн, Х .Крузе, П. Леувен кебек Германия, Америка Кушма Штатлары илләре композиторларының проектларын тормышка ашыруда, сәхнәдән яңгыратуда катнашу өчен еш кына чит илләргә чакыралар. Ул  Венгрии, Испании, ФРГ, Америка шәһәрләрендә концертлар белән чыгышлар ясый.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз