Славутина Светлана Петровна

1951 елның 25 апрелендә Ленинград өлкәсенең Волхов шәһәрендә туа

Амплуа: театр артисты, нәфис сүз остасы

С. Славутина 1971 елда Иркутск шәһәре театр училищесын тәмамлагач, үзенең иҗади эшчәнлеген Иркутск шәһәрендә Яшь тамашачылар театрында актриса булып башлый. Ул, якты, романтик рухлы, авторның фикерен тамашачыга төгәл җиткерә белүче, югары актерлык сәләтенә ия булган актриса буларак, төрле рольләр башкара. Театрда өч ел эшләгәч, Казанга килеп, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә нәфис сүз остасы булып эшли башлый. Ул биредә 1974–1985, 1986–1994 елларда әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә хезмәт куя. 1985–1986 елларда Ульян өлкә филармониясендә эшли. 1994–1995 елларда Татар дәүләт филармониясенең «Сюрприз-квинтет» төркемендә концертлар алып бара.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз