Спецлоз Маргарита Петровна

1951 елның 12 маенда Казан шәһәрендә туа

Амплуа: нәфис сүз остасы

1973 елда Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр бүлеген тәмамлый. Уку елларында ук үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, шулай ук аны филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлеге концертларында чыгыш ясарга да чакыралар.

1975 елда Казан сәнгать институтының сәнгатьле сөйләм теле бүлеген читтән торып тәмамлый. 1978 елда М. Спецлоз Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегенә нәфис сүз остасы булып эшкә кабул ителә. Филармониядә эшләү дәверендә аның тарафыннан бик күп концерт программалары әзерләнә. В.И.Ленинга багышланган әсәрләрдән төзелгән «Ленин һәм музыка»; ВЛКСМның 65 еллыгы уңаеннан «Гасыр магистрале»; татар композиторларының лирик әсәрләреннән торган «Мәхәббәт, мәхәббәт...» исемле әдәби-музыкаль кичәләр; Р. Рождественский әсәрләреннән төзелгән концерт; «Бу тылсымлы мизгел хәтердә» («Я помню чудное мгновенье») исемле романслар кичәләрендә ул алып баручы һәм режиссер да була.

М. Спецлоз республика күләмендә билгеләп үтелән торган төрле тантаналы һәм юбилей кичәләрен  алып барырга да еш чакырыла. Мәсәлән, шагыйрь С. Хәкимнең, композитор Б. Мөлековның  иҗат кичәләре; И. А. Дурованың 200 еллыгы, Кол Галинең 800 еллыгы, И. И. Шишкинның 150 еллыгы уңаеннан әзерләнгән юбилей кичәләре – шундыйлардан.

Филармониядә ул 1995–1996 елларда опера һәм камера музыкасы бүлегендә нәфис сүз остасы, 1996–1999 елларда  концертлар оештыручы булып эшли.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз