Үтәй Рөстәм Ибраһим улы

1943 елның 14 декабрендә Казанда туган


Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

1962 елда Казан музыка училищесын тәмамлый һәм Ульян өлкәсенең Иске Кулатка музыка мәктәбендә скрипка һәм сольфеджио укыта башлый. 1965 елда Казанга күчеп кайта һәм 15 номерлы музыка мәктәбендә скрипка классында дәресләр бирә. 1966 – 1976 елларда Рөстәм Үтәй Татар дәүләт филармониясендә оркестрда эшли.  1973 елда скрипка классы буенча, 1977 елда опера һәм симфоник оркестр дирижёры белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый һәм ике ел Шкетан исемендәге Мари драма театры оркестрына дирижёрлык итә. 1978 – 1983 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында дирижёр була. 1983 елдан Казан музыка училищесында укыта башлый.
1990 елның 4 октябрендә Рөстәм Үтәй җитәкчелегендә «Татарстан» дәүләт телекомпаниясе оркестры оеша. 2005 елда әлеге оркестр Татар филармониясе карамагына күчә һәм әлеге концерт оешмасында Дәүләт эстрада-симфоник оркестры исеме белән 2010 елга кадәр эшли. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге әлеге оркестр  бик күп композиторлар өчен иҗат лабораториясенә әверелә. Б.Мөлеков, А.Монасыйпов, Р.Абдуллин, Л.Батыр-Болгари, Л.Хәйретдиновалар оркестрның милли репертуарын  булдыру өстендә күп эш башкаралар. Коллектив белән Зилә Сөнгатуллина, Рөстәм Маликов, Вафирә Гыйззәтуллина, Рафаэль Сәхәбиев, Римма Ибраһимова, Марат Әхмәтов, Лариса Масловалар һәм башка бик күп танылган җырчылар һәм музыкантлар хезмәттәшлек итә. Оркестр бердәй уңыш белән эстрада музыкасын, халык көйләренең заманча эшкәртмәләрен, популяр классик джаз музыкасын башкара.
Оркестр тарафыннан яздырылган төрле жанрлардагы вокал һәм инструменталь әсәрләр Татарстан радиосы һәм телевидениесенең алтын фондын тәшкил итәләр. Моннан тыш оркестр фондта булган музыкаль язмаларны реставрацияләү эшен дә башкара.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз