Таҗетдинов Марат Габдрахман улы

20.01.1939, Казан шәһәре — 31.10.2002 Казан шәһәре

Амплуа: Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры

Мактаулы исеме: Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Ул 1956 елда Г. Тукай кинотеатрында  киномеханик булып эшли башлый. 1960-1962 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Аннары М. Тазетдинов  финанс-экономия институтының читтән торып уку бүлеген тәмамлый һәм Дәүләт банкында  экономист булып эшли.

М. Тазетдинов 1969-1973 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры урынбасары, 1973-1988 елларда филармония директоры вазыйфаларын үти.  Ул оста җитәкче булуы өстенә иҗади шәхес: шагыйрь, музыкант, композитор,режиссер иде.
Фотогалереяне карау
Аның җитәкчелеге астында филармониядә музыкаль-әдәби  лекторийның, концерт бүлегенең эшчәнлеге киңәя, симфоник оркестрның эшчәнлеге стабильләшә,  җыр һәм бию ансамбле материаль яктан ныгый. М. Таҗетдинов бу елларда  татар җыр сәнгате осталары катнашында оештырылган җыр фестивальләре,шоу-программалары, театральләштерелгән бәйрәм-тамашалар үткәрүгә күп көч куя. Ул Алла Пугачева, Валерий Леонтьев, Иосиф Кобзон, Лев Лещенко,Святослав Рихтер, Лолита Торесларның Казанга беренче гастрольләрен оештыра. 1977 елда аның чакыруы буенча Казанга  Владимир Высоцкий, 1986 елдаБулат Окуджава килә.

1990 елда М. Таҗетдинов Казан шәһәре мәдәният управлениесендә эшли башлый һәм Казанда эре күләмдәге мәдәни-масса чараларны:  Җиңү көне, Сабантуй, Республика көне бәйрәмнәре һ.б. үткәрүче “Казаньконцерт” оешмасын төзи һәм аларны оештыручы, режиссеры була.  

1993 елда М.А. Таҗетдинов М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрына сәнгати-сәхнәгә кую бүлегенә эшкә килә һәм уңышлы эшли. Телесценарийлар, пьесалар,театр өчен кызыклы музыкаль әкиятләр иҗат итә.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз