Таҗиева Клара Сабир кызы

25.06.1941, Әндижан шәһәре, Үзбәкстан

Амплуа: музыка белгече

Мактаулы исеме: ТР композиторлар берлеге әгъзасы, РФжурналистлар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991)

Клара Таҗиева Казан музыка училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең композитор - теория факультетына (Ю. В. Виноградов классы) укырга керә һәм музыка белгече булып чыга. Ул беренче иҗади чыныгуны Татарстан радиосында ала. Музыкаль тапшырулар редакциясендә музыкаль мөхәррир булып ун ел эшләү (1969-1979) дәверендә Клара Таҗиева республикабызның музыкаль тормышына кагылышлы барлык вакыйгаларны:  әдәби - музыкаль тапшырулар, сәнгать әһелләре белән очрашулар, артистларның иҗат портретларына багышланган тапшырулар әзерләүне зур осталык белән башкара. Шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның язмаларын әзерләү, республика буенча йөреп, аларны барлау, эзләп табып халыкка җиткерү эшендә дә актив катнаша.
Фотогалереяне карау
1971-1973 елларда СССР фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршында аспирантурада укып белемен күтәрә. Татар музыкасына нигез салган композиторларның берсе Мансур Мозаффаров иҗатын тирәннән өйрәнеп, (фәнни җитәкче А. Дмитриев) диссертация яклады. 1994 елда шушы хезмәтенә нигезләнгән китабы бастырылды. 2006 елда М. Мозаффаров иҗатына багышланган “Башка берни дә кирәкми” дип аталган икенче китабы дөнья күрде.

1981-1997 елларда  елда Клара Таҗиева Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең әдәби - музыкаль лекторий бүлегендә музыка белгече булып эшли. Биредә Гали Ильясов, Наҗия Теркулова, Илһам Шакиров, Эмил Җәләлетдинов, Әлфия Галимова һәм башка бик күп сәнгать осталары белән бергә эшли. Концертларны ике телдә дә камил итеп, югары дәрәҗәдә профессиональ югарылыкта алып бара. Бигрәк тә үсеп килүче яшь буынга татар музыка сәнгатенең тарихын, казанышларын, шәхесләрен, иң матур үрнәкләрен пропагандалый.

Лаеклы ялга чыккач та, ул үзенең иҗади эшен дәвам итә. Композиторларның һәм шагыйрьләрнең  юбилейлары уңаеннан иҗади очрашулар үткәрә, матбугатта сәнгать өлкәсенә караган язмалары белән даими катнаша. Төрле музейларда композиторлар, сәнгать осталарының иҗат кичәләрен оештыра, лекцияләр укый.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз