Таһиров Гай Хаҗи улы

Гайнулла Хаҗимөхәммәт улы, 9.01.1907, Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәре – 16.09.1995

Амплуа: балетмейстер, хореограф

Мактаулы исеме: ТАССРның халык артисты (1979)

1925 елда Казанга килә һәм 1928 елга кадәр Татар театр техникумында укый, бер үк вакытта балет студиясендә дә шөгыльләнә.
1928 елда Татар академия театрында артист булып эшли башлый. Соңрак балетмейстер вазифасын да башкара. 1933-1938 елларда СССР Зур театры каршындагы хореография училищесында укый. 1938-1952 елларда Татар дәүләт опера һәм балет театры балетмейстеры булып эшли. 1952-1955 елларда Гай Таһиров Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленда балетмейстер һәм 1967-1970 елларда баш балетмейстер. Бу елларда дистәләрчә оригиналь ялгыз һәм күмәк биюләр барлыкка килә, алар Татарстан һәм Россия хореография сәнгатенең алтын фондына керә. 1972–1986 елларда Казан дәүләт мәдәният институтында укыта.

Татар халык биюенә багышланган китаплар, күп санлы мәкаләләр авторы.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз