Таишев Равил (Роман) Якуб улы
03.01.1941 – 02.01.1998
Амплуа: цирк артисты
1964 елда – Киев шәһәре “Сәхнәдә цирк” группасында артист-велофигурист.1965 елда Киев цирк-эстрада студиясен тәмамлый. 1966-1969 елда – Луганск, Омск, Владмир өлкә филармонияләрендә оригиналь жанр артисты булып эшли. 1969-1994 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли. 1969-70 елларда Мәскәүдә Бөтенсоюз эстрада сәнгате студиясендә укый. Сәхнәгә үзенең “Моноциклда эквилибр” дигән үзенчәлекле сәхнә номеры белән чыга. Анда төрле зурлыктагы моноцикллларда кызыклы һәм катлаулы трюклар күрсәтә.