Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы

1949 елның 24 маенда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа – 2020 елның 14 сентябрендә вафат була, Казанда җирләнә

Амплуа: Татар халкыны легендар җырчысы

Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган артисты (1987), Татарстанның халык артисты (1991), Башкортстанның халык артисты (2020), «Казанның меңьеллыгы истәлегенә», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләр, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты

Хәмдүнә Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа. Ул 1970 елда Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлый. Зур профессиональ сәхнәгә чыкканчы, үзешчән сәнгатьтә катнаша, Борай мәдәният мәдәният сараенда,Тәтешле районында мәктәптә җыр укытучысы булып эшли.
Фотогалереяне карау
1976 елда ул Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эстрада бүлегенә эшкә килә. Җырчының иҗат юлы сәнгать осталары – РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров,Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов, Россиянең атказанган, ТАССРның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов җитәкчелегендәге концерт группаларында башлана. Шул елларда ук ул татар халык җырларын яратып башкаруы белән аерылып тора.

Хәмдүнә Тимергалиева Татар дәүләт филармониясендә 1998 елга кадәр эшли, аннары «Салават» җыр театр студиясе, «Барс-Медиа» үзәге белән хезмәттәшлек итә.

2015 елдан филармония сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубының актив әгъзасы буларак, концертларда һәм төрле чараларда еш чыгыш ясый.

Соңгы елларда да ул Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә үзенең сольный концертлары белән чыгыш ясый.
2018 елның 8 октябрендә Татар дәүләт филармониясе скверында Хәмдүнә Тимергалиева хөрмәтенә, җырчының үзе катнашында исемле чыршы утыртыла.

2019 елда аның 70 яшьлек юбилей кичәсе Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә зурлап уздырыла.
Хәмдүнә Тимергалиева 2020 елның 14 сентябрендә вафат була, җырчы белән хушлашу мәрасиме 15 сентябрьдә Татар дәүләт филармониясендә уздырыла, Казан шәһәренең Курган зиратында җирләнә.

Репертуары

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә солист булып эшләү вакытында ук ул җыр репертуарын баетуга зур әһәмият бирә. Халык җырларын аның үзенә генә хас башкару осталыгы аны тамашачыларның яртакан җырчысы итеп таныта. Ул татар халык җырлары «Җомга», «Ялгыз каен», «Картуф», «Усы буйлары», «Әлмәлүк көе», «Галигә барам әле», «Эх, замана», «Тәтешле көе», «Эх, Мәдинә, Мөкәрәмә», «Борай», «Бибизәкә», «Безнең дуслар марилар» көйләрен беренче профессиональ башкаручы була. «Уф, йөрәгем», «Ах, җаным суларда», «Ак чук, зәңгәр шәл» кебек татар халык җырларына яңа төсмерләр өстәп, аларны тагын да үтемлерәк итә, бу җырлар тамашачылар һәм радиотыңлаучылар арасында зур популярлык казаналар.

Хәмдүнә Тимергалиева татар халык җыр иҗатының, татар һәм башкорт композиторларының әсәрләренең иң яхшы үрнәкләрен пропагандалый һәм халык арасында популярлаштыра. Һәрдаим иҗади эзләнүдә республиканың композиторлары, шагыйрьләре белән тыгыз элемтәдә булу җырчыга яңадан-яңа музыкаль әсәрләр табуга ярдәм итә.Татар һәм башкорт композиторы Р. Яхин, С. Садыйкова, Ф. Әхмәтов, З. Гыйбадуллин, Р. Хәсәнов, Ф. Хатыйпов, Л. Б.-Болгари, Р. Тимербаев, А. Якшембәтов, Ф. Мортазин, Р. Сәләхетдиновлар махсус аның өчен үз әсрләрен иҗат итәләр. «Кайту» ( Л.Б.Болгари), «Якты елга» (З. Гыйбадуллин), «Ак болан» (А.Хөсәенов), «Соңгы сөю» (Ф.Хатыйпов), «Туган якка кайтсам, тәрәзә кадакланган» (А.Нәбиев), «Биеп кал» (Ю. Үзәнбаев) һ.б. җырлар җырчы башкаруында татар эстрада сәнгатендә алтын фондына керәләр.

Гастроль-концерт эшчәнлеге

Талантлы җырчы илебезнең кайсы почмагында гына булмасын: Ерак Урта Азиядәме, Себер киңлекләре, Урал таулары биеклегендә урнашкан шәһәр, авыллардамы, татар халкы һәм төрки халыклар яшәгән бар җирләрдә дә аны үз итеп, шатланып каршы алалар.

Кырык биш елдан артык иҗади эшчәнлегедә Х. Тимергалиева татар җыр сәнгатен илебездә генә түгел, Рәсәй һәм халыкара күләмдә җиткерә. Бу Татарстан, Башкортстан, Урал һәм Себер, Мәскәү, Санкт-Петербург,Удмуртия, Мордовия, Марий-Эл, Идел буе шәһәрләре, Пермь өлкәсе, Якутия, Ханты-Мансы автоном округы, Кавказ: Кабардино-Балкария, Дагыстан, Чичня Республикасы, Молдавия, Украина шәһәрләре, Урта Азия шәһәрләре, Казахстан, Үзбәкистан,Төркмәнстан; ерак чит илләр: Төркия (2010), Австралия (2013), Кытай (2013) һ.б. татарлар яшәгән башка җирләр.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җыр театрында эшләү дәверендә дә ул бик күп төбәкләрдә: Идел буе регионы (Самара, Саратов, Түбән Новгород, Чебоксар, Тольятти, Ульяновск, Пенза, Саранск, Йошкар-Ола, Димитровград шәһәрләре), Уралда (Екатеринбург, Челябинск, Пермь, Ижевск, Магнитогорск, Оренбург, Орск, Миасс, Златоуст, Красноуфимск шәһәрләре), Себердә (Төмән, Омск, Нижневартовск, Сургут, Надым, Ноябрьск, Нефтеюганск, Тобольск, Урай, Нягань, Лянтор шәһәрләрендә), Коми Республикасында һәм Татарстан, Башкортстан төбәкләре буйлап гастрольләрдә була.
  
Хәмдүнә Тимергалиева һәрвакыт яраткан һөнәренә тугрылыклы хезмәте һәм тиңдәшсез башкару сәләте белән халык мәхәббәтен казанды.
.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз