Тимерханова (Мөхәммәтжанова) Разия Дәүләтша кызы

(18.06.1918, Казан – 22.11.1997, шунда ук)

Амплуа: җырчы (лирик сопрано)

Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган артисты (1950)

Разия Тимерханованы тыңлаганда аның көйләрне үз зәвыгына туры китереп, җаны теләгәннәрен генә сайлап алуына игътибар итәсең. Атаклы баянчы, халык көйләрен җыючы-фольклорчы Рокыя Ибраһимовадан өйрәнеп башкарылган «Агач башы», «Бакалы», «Камәр» кебек халкыбызның борынгы көйләре – әнә шундыйлардан.
Фотогалереяне карау

Разия Тимерханова 1918 елда Казанда туа. Әтисе Дәүләтша – «Зингер» тегү машиналарын төзәтүче оста, ә әнисе Гыйззениса – курай, кубыз, гармунда уйнап, тирә-юньдә дан тоткан сәләтле музыкант. Бәет-мөнәҗәтләр көйләп, моңлы итеп җырлый торган булган.Дүрт бала арасыннан бигрәк тә Разия музыкага сәләтле булуы белән аерылып тора. Кече яшьтән үк музыка мохитендә үскән Разия әнисеннән ишеткән көйләр, җырларны үзе дә көйли башлый. Хәтта күршедәге олы апалар, абыйлар соравы буенча җырлый һәм шул рәвешле шомара бара. Ә мәшһүр Исмәгыйль Гаспринский исемен йөрткән мәктәптә укыган елларында инде яңгырашлы матур тавышы белән мәктәп сәхнәләрендә һәм ул чакта оештырыла торган әдәби-музыкаль кичәләрдә җырлап, тыңлаучыларны таң калдыра.

Яшьтәшләре арасында матур җырлавы белән аерылып торган Разиянең күңелендә «Җырчы булырга» дигән матур хыял бөреләнә. Укытучылары да аңа укырга, үзен сәнгатькә багышларга киңәш бирәләр. Ниһаять, мәктәпне тәмамлап, Разия Казан музыка училищесына укырга керә. Шунысы кызык: Разиянең ишетү сәләте (абсолютный слух) шул кадәр көчле була ки, хәтта аны күренекле пианистка – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мария Пятницкая үзенең фортепианода уйнау классына ала.

Бераздан хор бүлеген җитәкләүче, күренекле дирижер-композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алексей Бормусов Разиянең тавышына сокланып, аңа җыр-вокал бүлегенә күчәргә киңәш итә. Шул рәвешле, Разия Тимерханова фортепиано классында укый башлый. Соңрак атаклы җырчы, бик күп татар җырчыларына юнәлеш биргән Екатерина Ковелькова классында җыр-вокал серләрен ача. Кайчандыр үзе дә опера җырчысы булган, заманында хәтта атаклы Федор Шаляпин белән бергә җырлаган Екатерина Ковелькова классында үзенең тавышын чарлый һәм әзерлекле, тәҗрибәле җырчы булып өлгерә.

Училищены тәмамлагач, 1937 елда оешкан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килә. Ансамбльнең тәүге репетицияләрендә үк ул башлап җырлаучы-солист итеп билгеләнә.

Разия апа ансамбльнең солисты сыйфатында, беренчеләрдән булып, халкыбызның борынгы «Зиләйлүк» җырын ансамбльнең хор төркеменә кушылып башкара. Гомумән, күп тавышка җырлау культурасы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең барлыкка килүе белән бәйле. Ансамбльнең оешкан көненнән үк татар халкының борынгыдан килгән рухи байлыгы, мәдәнияте, этнографик традицияләре ансамбль иҗатында киң чагылыш таба.

Борынгыдан сакланып килгән, халык җәүһәрләренә әйләнгән «Әллүки», «Тәфтиләү», «Сакмар су», «Сибелә чәчәк» һ.б. җырларны да Разия Тимерханова, ансамбльнең хор төркеменә кушылып, беренчеләрдән булып яңгырата.

Җырчы буларак Разия апа, көмеш чыңлаган шикелле йомшак аһәңле, күкрәк түреннән чыккан иркен, саф, киң, тигез агышлы ягымлы тавышы белән, беренче чыгышларыннан ук тамашачының күңелен яулап ала. Ул тиз арада халкыбызның яраткан җырчысына әверелә.

Җырчының репертуары бик бай. Ул, нигездә, халкыбыз көйләрен тәшкил итә. Шулай ук композиторлар тарафыннан халыкчан рухта язылган җырларны да бердәй осталык белән, тыңлаучының күңелен кузгатырлык итеп, моңлы бормалар белән бизәп, баетып башкара иде.

Халык җырларының башкару үзенчәлекләрен сәхнәгә, профессиональ сәнгатькә Фәттах Латыйпов, Мәрьям Рахманкулова, Гөлсем Сөләйманова, Сара Садыйкова, Ситдыйк Айдаров кебек шәхесләр алып килә. Алар халык көйләрендә сакланган алымнарны профессиональ җыр (вокал) культурасы белән берләштерәләр. Өлкән җырчыларның ул алымнарын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли башлаган көненнән үк Разия Тимерханова да үзенә эстафета итеп ала.

Разия апа халыкның үзенә генә хас моңы, халыкчан итеп башкару үзенчәлеген җыр аша күңелләргә җиткерә алуы белән танылды.

Ансамбльнең оешкан чорында хор белән җырлау тәҗрибәсе әле булмый. Аның репертуарына дирижер-композитор Алексей Бормусов, беренчеләрдән булып, татар халык көйләрен хорга яраклаштырып эшкәртергә керешә. Мансур Мозаффаровның беренче хор әсәрләре барлыкка килә. Александр Ключарев ансамбльнең оешкан көннәреннән үк «Әллүки», «Кара урман» кебек татар көйләрен хор өчен күп тавышка эшкәртә.

Авыр сугыш елларныда – илебез халкын кайгы-хәсрәт, сагыш, моң-зар баскан михнәтле заманнарда Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Разия Тимерхановаларның җырлары һава кебек кирәк була. Разия Тимерханова фронтның алгы сызыгындагы сугышчылар, Казан госпитальләрендә ятучылар каршында да бик күп концертлар бирә.

Разия Тимерханова да, замандашлары кебек үк, төрле авырлыклар, үлем белән тулган сугышлы, хәвефле елларның җәфасын аз кичерми. Ул чыгып җырламаган авыл сәхнәсе калдымы икән? Бу сорауга Разия апа болай дип җавап бирә: « Әлбәттә, җиңел түгел, юл газабы – гүр газабы. Бер чыгып кайту гына түгел бит ул, 30 ел рәттән – юлда. Без үз эшебезгә гашыйк идек, сәнгатькә булган чын мәхәббәтебез чыдамлык биргәндер, күрәсең. Авыр сугыш еллары... Көне буе ашамаган-эчмәгән көе юлда килеп, туры клубка керәбез, анда инде халык җыелган, безне көтә. Шул хәлдә сәхнәгә чыгып җырлыйбыз... Кайда гына булмадык: шахталарда, рудникларда, кырда, заводларда. Безне зарыгып көтеп алалар, җырлап озаталар». (Илһам Шакиров. Артистлар. «Азат хатын». 1973, №3)

Озак еллар буе Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләү дәверендә Разия Тимерханова, замандашлары Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Мәрьям Рахманкулова, Габдулла Рәхимкуловлар шикелле, бөтен көч-сәләтен халкыбыз күңеленең җәүһәрләрен, кыйммәтле рухи хәзинәне халыкка җиткерү кебек изге эшкә багышлый. Онытылып барган борынгы озын көйләрне барлый һәм тасмага яздыра. «Кәләү Гайшә», «Кылый кантон» – әнә шундыйлардан. Разия апа башкарган ул җырлардагы җанга якын борынгылык аһәңе, тирән моң, үзенчәлекле матур бизәкләр күңелләрне кузгата. Ул көйләрне тыңлаганда, бабаларыбыз тарихына кайткандай, аларның кичерешлрен аңлагандай буласың. Моны мин җырны чын мәгънәсендә халыкчан башкаруның матур үрнәге дип әйтер идем. Алдарак телгә алган «Сакмар су», «Зиләйлүк» һ.б. җырлар фәкать Разия Тимерханова (ансамбль хоры белән) башкаруында гына тулы образлы, милли, гаҗәеп моңлы яңгырыйлар. Ә Сара Садыйкованың «Дөнья матур, дөнья киң» (Г.Афзал сүз.), «Ак пароход» (Г.Зәйнәшева сүз.) җырларын ул концертларда җырлады, радиода магнитофон тасмасына һәм грампластинкага яздырды. Алар халыклашып китеп, бәхетле язмышка ия булдылар.

Разия Тимерханованы тыңлаганда аның көйләрне үз зәвыгына туры китереп, җаны теләгәннәрен генә сайлап алуына игътибар итәсең. Атаклы баянчы, халык көйләрен җыючы-фольклорчы Рокыя Ибраһимовадан өйрәнеп башкарылган «Агач башы», «Бакалы», «Камәр» кебек халкыбызның борынгы көйләре – әнә шундыйлардан.

Татар җыр сәнгатенә керткән хезмәтләре өчен Разия Тимерханова Татарстанның атказанан аристы дигән мактаулы исемгә лаек булды, «Почет билгесе» ордены һәм күп кенә медальләр, Татарстан АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Халкыбызның сөекле җырчысы Разия Тимерханованың моңы халык күңелендә озак сакланыр әле.

Раил Сәйфуллин,

Татарстанның атказанган укытучысы

 

(Раил Сәйфуллинның Разия Тимерханованың тууына 100 ел тулу уңаеннан 2018 елның 18 маенда «Шәһри Казан» гәҗитендә басылган мәкаләсе кулланылды.)

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз