Тимофеев Илдар Ринат улы

1974 елның 28 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә туган

Амплуа: Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры солисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2012), баянчыларның Кастельфидардо (Италия) шәһәрендә узган Халыкара конкурсы дипломанты (1994)

1998 елда Казан дәүләт консерваториясенең баян классын тәмамлаган. Халык уен кораллары оркестрында 1996 елдан эшли. Оркестрда, үзен ансамбльдә камил иҗат итү остасы буларак та күрсәткән, үзәк фигураларның берсе. Баяннар төркеме – халык уен кораллары оркестрының визит карточкасы. Баянчылар ансамбленең чыгышы  оркестрның Татарстан буенча һәм чит өлкәләргә булган гастроль программаларына кертелә. «Донская рапсодия» (В.Семенов), «Семеновна» (Е.Кузнецов), Карело-фин полькасы, «Ехал казак за Дунай» украин халык җырының музыкаль эшкәртмәсе, «Веселый хоровод» (В.Гридин) композицияләре һәрчак тамашачының кайнар алкышларына күмелә.

И.Р. Тимофеевның иҗат эшчәнлегендә татар халык музыкасын һәм татар композиторлары әсәрләрен уйнавы мөһим урыннарның берсен алып тора. Илдар Ринат улының музыка юлын сайлап, уңышлы музыкант булып формалашуында аның атаклы династия вәкиле булуы да зур роль  уйный. Әбисе  Тәкыя Гарифуллина узган гасырның 30-40нчы елларында Хөснул Вәлиуллин җитәкчелегендәге ансамбльдә солист була. Илдар кече яшьтән оркестр башкаруында яңгыраган һәм аның алтын фондына кергән «Әпипә», «Эрбет», Талы-талы», «Зәлидә», «Олы юлның тузаны» көйләрен тыңлап үсә.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз