Тимофеева Елена Михайловна

1973 елның 5 ноябрендә Татарстанның Тукай районы Бурды авылында туган

Амплуа: Татарстанның атказанган артисты (2007), Татарстан Республикасы дәүләт Халык уен кораллары оркестры концертмейстеры

1998 елда «концерт башкаручысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Оркестр составында һәм ансамбль форматында бердәй камил иҗат итүче гаҗәеп талантлы музыкант. Уены музыкаль җетелеге белән аерылып тора. Музыкант багажындагы җиңүләре исемлегендә Россиянең халык артистлары А.Цыганков, С.Лукин белән ясаган чыгышлар бар.
         2000 елдан алып  Халык уен кораллары оркестрында концертмейстер һәм беренче кече домралар төркеме җитәкчесе. Әлеге  төркем башкаруында оркестр концертларында Г.Шендеровның оркестр белән домралар концертының финалы, П.Сарасатның «Наварская хота»сы, А.Цыганковның «Частушки» көйләре  яңгырый.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз