Цыганов Юрий Николаевич

1979 елның 21 февралендә Мордовия Республикасы Инсар районы Инсар шәһәрендә туа

Амплуа: Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры артисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты

Юрий Цыганов Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрына 2004 елда Казан дәүләт консерваториясен (баян классы) тәмамлагач килә.
Ю.Цыганов бүгенге көндә оркестрда өченче баян партиясен алып бара, ул оркестр репертуарындагы чит ил классик композиторлары: И.С. Бах, А.Вивальди, В.А. Моцарт, Ф.Шуберт, Ф.Шопен, Н.Паганини һ.б.; бөек рус композиторлары: М.Мусоргский, И.Стравинский, Д.Шостакович, Г.Свиридов, П.Чайковский, Н.Римский-Корсаков, М.Глинка һ.б.; танылган композиторлар: Т.Хренников, Р.Щедрин, С.Гобәйдуллина; күренекле татар композиторлары: С.Сәйдәшев, Н.Жиһанов, Ф.Яруллин, А.Монасыйпов, А.Ключарев, Ә.Бакиров, Р.Яхин, Р.Еникеева, А.Луппов, Л.Любовский һ.б. композиторларның әсәрләрен тиз арада үзләштереп концертларда оркестр белән башкара.
Концертларда Ю.Цыганов шулай ук хромка гармунында да чыгыш ясый, бигрәк тә мордва, татар, чегән халык көйләрен башкаруын тамашачы җылы кабул итә.

Музыкант Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры составында И.Кобзон, Е.Образцова, А.Литвиненко, З.Соткилава, А.Цыганков, Л.Сметанников, Л.Абрамова, В.Овсянников, Е.Молодцова, Н.Баннова, В.Ковтун, А.Шаһиморатова, М.Казаков, Д.Штода һәм башка атаклы сәнгать осталары белән бер сәхнәдә чыгыш ясый.
Ю.Цыганов 2004 елдан «Казан» бию ансамбле мәктәп студиясендә концертмейстер вазыйфасын да алып бара.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз