Туишев Фәйзулла Кәбир улы

19. 12. 1884, Самара губернасы Мәләкәс өязе Ялхов волосте Түгел Бага авылы – 1958, Казан

Амплуа: беренче профессиональ татар баянчысы

Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1926), ТАССРның халык артисты (1944)

1937 елны Казанда Татар дәүләт филармониясе ачыла. Фәйзулла Туишев исә шушы филармониянең иң төп солистларыннан берсе булып китә. Ул филармония каршында баянчылар ансамбле оештыру белән шөгыльләнә. 1939 елдан даими рәвештә дәресләр бирә башлый. Ансамбльдә унбиш кеше. Алар төрле гармуннарда уйныйлар. Ел саен уздырыла торган конкурслар, смотрлар һәм олимпиадаларда катнашалар. Нәкъ менә шундый смотрлар 1930 нчы елларда талантлы музыкантлар үсеп чыгуга булышлык итә.
Фотогалереяне карау
1939 елның сентябрендә Мәскәүдә, халык музыка коралларында уйнаучыларның Бөтенсоюз смотры була. Анда элекке Советлар Союзының төрле почмакларыннан җыелган ике меңнән артык кеше катнаша. Смотрның өченче турына иң яхшы 50 музыкант сайлап алына. Жюри Ф. Туишевка икенче урынны бирә.

Ф. Туишев күп балалы гаиләдә туа. Җиде яше тулгач, аны мәдрәсәгә укырга бирәләр. Өч ел укытканнан соң, әтисе малайны мәдрәсәгә йөрүдән тыя, улын җитәрлек белемле дип саный. Озакламый Туишевлар гаиләсе Мәләкәскә күчеп килә. Биредә гармунда уйнарга, жырларга бик яраталар. Фәйзулланың музыкага һәвәслеге шушы елларда ачыла. Ул кызыксынучан  малай булып үсә, бөтен күңеле белән музыкага тартыла. Бу шәһәрдә ул шарманщикларны, ярминкә балаганнарын һәм карусельләрен карый. Әлбәттә, ишек төбендә торып кына булса да, сәгатьләр буе музыка тыңлый.

Фәйзулланың да гармунлы буласы, үз гармунында уйныйсы килә һәм ул, концертларда биеп, гармунлык акча җыя: 4 сум 50 тиен акча туплый. Ниһаять, малайның хыялы тормышка аша. Ләкин әти - әнисе гармунны бик үк өнәп бетерми. Әтисе улын бер якка, гармунын икенче якка селтәп ташлый. Шуннан соң Фәйзулла өчен иң тыныч, иң аулак урын  булып сарай артындагы печәнлек кала. Иртән әтисе эшкә китү белән, ул инде гармунга тотына. Үзлегеннән уйнарга өйрәнеп шулкадәр остара — аны төрле кичәләргә чакыра башлыйлар. Өйгә акча кайта башлагач, әтисе дә улы белән ягымлырак сөйләша, гармунны күрмәмешкә, анын тавышын ишетмәмешкә салыша.

Фәйзулла Мәләкәстә танылган гармунчы булып китә. Гастрольләргә килгән артистлар аны үзлөре белән алырга уйлыйлар, ләкин әтисе кискен рәвештә каршы төшә һәм Фәйзулла, әти - әнисенә әйтмичә, Мәләкәстән китеп барырга мәҗбүр була.

Фәйзулла Туишев Казанга килә. Рус киемнәре киеп, рус көйләрен үзенә күрә зур бер осталык белән башкара, аны татар егете дип уйламыйлар да. Бервакыт шулай Туишевның мөселман икәнлеге беленә. «Печән базары» әһелләре шәригатькә, исламга каршы килгән егетне тотып кыйныйлар һәм канауга чыгарып ташлыйлар. Заводтан тенге сменадан эштән кайтучы бер кеше Фәйзулланы өенә алып китә һәм, тәрбияләп, «аякка бастыра». Шушы хәлләрдән соң Фәйзулла яңадан Мәләкәскә әйләнеп кайта. Бер көнне бик бирелеп, моңлы итеп «Ончы Фәхри»не уйнап утырганда, әтисе кайтып керә һәм, улының башыннан сыйпап, «Уйна, улым»,— дип, үзенең хәер-фатихасын бирә. Моннан сон инде аны өйдә гармун уйнаудан беркем дә тыймый башлый.

Мәләкәскә бәйрәмгә Михайлов каруселе килә. Туишев аена 11 сум хезмәт хакы белән эшкә урнаша. Карусель хуҗалары тупас, тәрбиясез булу сәбәпле, Фәйзулла аннан китә һәм Чабаксар балаган театрына күчә, 1894 елга кадәр шунда эшли.

Идел буйлап — Самарадан Әстерханга кадәр гастрольдә йөри. Ф. Туишев шунда капельмейстер булып эшли, музыкаль әсәрләр ижат итә башлый. Аның «Балалар полькасы», «Авыл полькасы» кебек әсәрләре шул чорда иҗат ителгән.

Шуннан сон Фәйзулла Туишев күчмә циркка эшкә керә, кем әйтмешли, аның өчен «күчмә тормыш» башлана. 10 ел буена күчмә циркларда эшләү Туишев өчен иң авыр чорларның берсе: штрафлар, эш хакының начар булуы, труппаның ат урынына җигелүе — боларның ул барысын да үз җилкәсендә татый. «Банкротлыкка чыгу» сылтавы белән, цирк хуҗалары кассадагы акчаларны алып качкалый торган булалар. Самарада цирк директоры, янгыннан соң, 40 кешелек труппаны бер тиенсез калдырып качып китә. Фәйзулла җырчы Зинаида белән урамда җырлар җырлап тамак туйдырырга, шул рәвешле юллык акча җыярга мәҗбүр була. Шундый ук хәл Бакуда да кабатлана.

Рәсәй шәһәрләре буйлап йөргәндә Фәйзулла Туишев төрле халыкларның милли музыкаль традицияләрен үзләштерә.

1907—1910 елларда Туишев Сембер шәһәре циркында эшли. Эш хакының аз булуы сәбәпле, һөнәрләрен гел яңартып, үзгәртеп тора: ул җырчы да, жонглер да, ат өстендә чабучы да...

1910 елда ул данлыклы Мәкәрҗә ярминкәсенә килгән «Сәйяр» труппасы артистлары белән очраша. Әнә шул очрашу - аралашулардан соң ул үз халкының милли көенә, музыкаль культурасына ныграк игътибар итә башлый, татар көйләрен һәм җырларын өйрәнә. Ул елларда Фәйзулла Туишев, өч рәтле гармунны ташлап, шырпы тартмасы кадәр уналты концерт гармуны жыя. Үз репертуарына халык арасында таралган «Иске кара урман», «Агач башы», «Туганай», «Ташлар аттым Болакка» кебек көйләрне сайлый.

Казанга өченче мәртәбә килүендә Фәйзулла Туишев Габдулла Тукай белән таныша. 1912 елны Мәскәүдә зур уңыш казанганнан соң, Туишев Петербург каласында да күренергә кирәк дигән кыю фикергә килә. 1914 елда ул Петербургка китә. Аның «Халык йорты» залында оештырылган беренче концерты зур уңыш белән үтә: аның исемен танылган рус гармунчылары Петр Невский һәм Павел Малазов исеме белән янәшә куялар.

1918 елдан соң Ерак Көнчыгыш һәм Себер якларында яшәп, Ф. Туишев 1926 елда кабат Казанга кайта. Аның Казандагы концертлары зур уңышлар белән үтә. Бу инде композитор Салих Сәйдәшевнең иҗаты чәчәк аткан чор. Сәхнәдә җырчылар Г. Сөләйманова, С. Садыйкова, С. Айдаров, А. Измайловалар күренә башлый. Г. Әлмөхәммәтов, С. Габәши, Ю. Виноградовлар иҗат иткән беренче татар операсы «Сания» театрларда зур уңыш белән бара.

Ф. Туишевның башкару осталыгы һәм иҗади сәләте үсүдә композитор А. Ключарев мөһим роль уйный. Ключаревны Туишев егерменче еллардан ук белә. 1927 елда алар бергәләп Кырымга баралар, якыннанрак танышалар һәм дуслашалар.

1944 елда Татарстан җәмәгатьчелеге Фәйзулла Туишевның артистлык эшчәнлегенә 50 ел тулуны билгеләп үтә. Бу елларда Ф. Туишев, өлкән яшьтә булу сәбәпле, гастрольләргә сирәк чыга, шуңа күрә күп вакытын Казанда үткәрә, иҗат эше белән шөгыльләнә. Ул Казан гармун фабрикасы белән тыгыз элемтәдә була, фабрика ачылганнан бирле (1933 ел), аның сәнгать советы әгъзасы була.

Атаклы музыкантыбызның якты истәлегенә багышлап, 1988 елда Татарстанда Ф. Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы уздырыла башлады. Ике ел саен үткәрелә торган бу конкурс халыкара конкурска әверелде.

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз