Тумашева Кәшифә Җамалетдин кызы

7.01.1903, Балтач районы Нөнәгәр авылы – 18.04.1978, Казан

Амплуа: беренче татар хатын-кыз режиссеры, актриса, радио дикторы

Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1956)

5 яшьлек вакытыннан Иркутск шәһәрендәге туганнарында яши. Шунда рус мәктәбенә йөри, мәдрәсә һәм гимназиядә  белем ала. Революциядән соң шәһәрдә татар драма түгәрәге оеша. Аның белән укымышлы егет Рәхим Тумашев җитәкчелек итә. Кәшифә дә шушы түгәрәккә актив йөри һәм сәхнәгәКәшифә Зауральскаяисеме белән чыга. Шушы түгәрәктә бергә эшләү соңыннан аларның матур гаилә төзүенә сәбәп була. 1921 елда Семипалат шәһәрендә профессиональ татар театр труппасы оеша һәм Рәхим белән Кәшифә шунда чакырыла. Биредә алар «Зөләйха», «Тигезсезләр», «Яшь гомер», «Таһир-Зөһрә» һ.б. күп спектакльләрдә уйныйлар, аларда Кәшифә төп рольләрне башкара. Шушы чорда Кәшифәдә режиссер булу теләге уяна. Аны тормышка ашыру теләге белән Тумашевлар 1923 елда Казанга кайталар. Ул Татар театр техникумында укый башлый. 1926 елда укуын тәмамлый һәм профессиональ театр артисты һәм режиссер дипломы ала. Аны техникумда режиссер-педагог итеп эшкә калдыралар. Бер үк вакытта ул 1928-1931 елларда Татарстан радиосында эшли, беренче дикторларыннан була, соңрак әдәби һәм музыкаль тапшырулар әзерли.
Фотогалереяне карау
1931 елда К.Тумашева Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә. 1939 елда институтны тәмамлап, Казанга кайта,Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли башлый. 15 ел иҗат эшчәнлеге дәверендә ул сәхнәгә куйган әсәрләрарасында: Х.Фәтхуллинның “Күзләр”, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”, Ә.Әхмәтнең “Үги кыз”, М.Әмирнең “Тормыш җыры”, Г.Камал пьесалары һ.б. 1949-1950 елларда К.Тумашева Казан дәүләт яшь тамашачы театрында режиссер, 1953-1955 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә педагог һәм режиссёр булып эшли, әдәби-музыкаль кичәләр, төрле тематик, театральләшкән концертлар әзерли.

1956 елда К.Тумашева  Республика күчмә театрына (хәзер К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры) баш режиссер итеп билгеләнә. Биредә ул Х.Вахитның “Яшерен эзләр”, “Беренче мәхәббәт”, Ж.-Б.Мольерның “Көлкегә калган ир”, Д.Юлтыйның “Карагол”, Н.Исәнбәтнең “Рәйхан”, Г.Мдиваниның “Терезаның туган көне”, Н.Хикмәтнең “Сәер кеше”, М.Фәйзинең “Галиябану”, Р.Ишморатның “Үлмәс җыр” һ.б. пьесалар сәхнәләштерә.

К.Тумашева Татар театр техникумында, Татар дәүләт академия театры каршында оештырылган студиядә, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә актерлык осталыгы дәресләре укыта.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз