Вәлиев Асаф Әсхәт улы

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты

Актаныш районы Адай авылы сигезеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Аннан соң, Казан дәүләт педагогия институтын (1980), Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (1986) тәмамлый. Консерваториядә уку елларында В. Деринг җитәкчелегендәге Казан шәһәр кинематография джаз оркестрында җырлый башлый.  1986-94 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә солист-вокалист, 1994 елдан “Асаф” җыр театры сәнгать җитәкчесе һәм солисты.  

Асаф Валиев сәхнәдә үзенчәлекле һәм лирик планда башкаруы белән аерылып тора. Ул сәхнәдә кайбер җырларын төрле уен коралларында (гитара, баян) уйнап та җырлый.  Сәхнә осталыгы, башкарган җырларының эчтәлеге һәм репертуарының бай булуы белән ул тамашычаларның мәхәббәтен казанган җырчы. Аның иҗатындагы төп хитлар: "Эх, сез, матур кызлар!" (П. Кубашев көе, Н. Васильев сүз.), "Аерылмагыз"(Ч. Зиннәтуллина, Г. Зәйнәшева сүз.), "Әйтмә син авыр сүз" (Р. Хәкимов көе, Р. Чурагулов сүз.), “Әйләнеп кайтыгыз” (Р. Хәсәнов көе, М. Шиһапов сүз.) һ.б.  аның  башкаруыннан соң  халык арасында популяр  җырлар булып киттеләр.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз