Вәлиев Рөстәм Шәрифулла улы

1961 елның 27 октябрендә элекке Куйбышев хәзерге Самара шәһәрендә туган – 2014 елның 5 мартында Казанда вафат була


Мактаулы исеме: Россиянең атказанган артисты (2013), Татарстанның халык артисты (2006)

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкант-аккомпаниаторы (1984-2012 еллар).

Ф. Туишев исемендәге халык уен коралларында уйнаучылар конкурсы лауреаты (Казан, 1988), IV Бөтенроссия халык уен коралларында уйнаучылар конкурсы дипломанты (Түбән Новгород, 1990), II Бөтенроссия  «Голоса России» халык җырларын башкаручылар телерадиоконкурсында “Концертмейстер осталыгы” номинациясендә җиңүче (Смоленск, 1994), профессионал гармунчылар конкурсында Гран-при иясе (Казан, 1995), Россиянең VIII  «Золотая десятка»  гармун уйнау осталары фестивале кунагы (Уфа, 2005);  «Играй, гармонь в Кремле! 20 лет в эфире!» юбилей тантанасы катнашучысы (Мәскәү, 2006), «Минута славы» тамашасы кунагы (Мәскәү).
Фотогалереяне карау
1981 елда баян классы буенча Куйбышев музыка училищесын тәмамлаганнан соң Казан консерваториясенең халык уен кораллары бүлегенә читтән торып укырга керә.  Уку белән параллель рәвештә 1984 елда Татар дәүләт филармониясендә  Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның концерт төркемендә баянчы булып эшли башлый. 1988 елда Казан  дәүләт  консерваториясен тәмамлап, музыкант-башкаручы, педагог, халык уен кораллары оркестры дирижёры  квалификациясенә ия була.

Таланты, тырышлыгы, үз эшенә фидакарьләрчә бирелгәнлеге нәтиҗәсендә, Рөстәм Вәлиев Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм чит илләрдә дә зур уңыш һәм популярлык казанган музыкантка әверелә.

Ул башкарган репертуар жанр төрлелеге ягыннан гаять бай. Р.Вәлиев татар композиторлары әсәрләрен, халык көйләрен, классик музыканы бердәй виртуоз кимәлдә башкаручы музыкант, музыкаль әсәрләрнең тирәнлеген, аһәңен баян телләрендә оста “укыган” музыкант булып таныла. Сәхнә сөйкемлелеге, югары дәрәҗәдәге музыкаль осталык Р.Вәлиев уңышының алтын баганалары. Рөстәм Вәлиев күптөрле халык уен коралларында, кечкенә татар гармуннарында уйнау остасы булып танылган, Фәйзулла Туишев, Фәйзи Биккинин, Гали Җәмлиханов, Рәшит Мостафин традицияләрен лаеклы дәвам иткән оста иде.

Җырчыларга уйнаучы музыкант буларак Р.Вәлиев, башкаручыларның иҗади халәтен, тавыш бормаларын  бар нечкәлекләре белән аңлап, тоемлап уйный. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Вафирә Гыйззәтуллина, күпсанлы конкурс-фестивальләрдә катнашучылар, гомумән эстраданың әйдәп баручы җырчылары Рөстәм Вәлиев гармунына җырлауны һәрчак мәртәбә итеп кабул итте.

Рөстәм Вәлиев үзен композитор буларак та уңышлы сыный. Аның гаять  киң популярлык казанган “Агымсу” (Р.Вәлиев сүзләре), “Бу җырымны сиңа багышлыйм” ( Р.Миңнуллин сүзләре), “Кил син миңа” (К.Шафикова сүзләре), “Сине көтәм” (А.Хәмзин сүзләре), “Яшәргә тудык бу дөньяга” (Ф. Яруллин сүзләре) кебек җырлары бар. Татар милли музыкасы һәм Идел буе халыклары музыкасы үрнәкләрен туплаган  20 аудиоҗыентык,  2000 елда дөнья күргән “Тальянда һәм хромкада уйнарга өйрәнү әсбабы” һәм “Татар халык көйләренең баян өчен эшкәртмәсе” дип аталган ике китап авторы.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз