Вәлиева Мәрзия Зиннәт кызы

1951 елның 19 сентябрендә Татарстанның Лаеш районы Кече Елга авылында туган - 02.06.2020, шунда ук җирләнгән

Амплуа: нәфис сүз остасы, конферансье

М. Вәлиева, сайлап алу конкурсын уңышлы узып, 1968 елда Мәскәүгә, Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗади остаханәсенә укырга китә. Анда 1969 елга кадәр А.А.Харламова курсында укый. Укуын тәмамлап Казанга кайткач, Татар филармониясендә 1984 елга кадәр конферансье булып эшли. Мәрзия Вәлиева репертуары татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләреннән төзелә. 1984-1989 елларда М. Вәлиева – филармония концертларын оештыручы администратор, 1989-1990 елларда – концерт бүлеге мөхәррире, 1990-1996 елларда билетлар таратучы булып эшли.  

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз