Вәлиева Ригина Рафинат кызы

1981 елның 12 сентябрендә Иркутск өлкәсе Ангарск шәһәрендә туа

Амплуа: Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие җырчысы (2012 елдан),

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2016 ел)

    Ул урта мәктәпне тәмамлагач Иркутск шәһәре музыка училищесына укырга керә. Студент елларында ук Франция, Германия, Италия, Болгария кебек чит илләрдә оештырылган концертларда  чыгыш ясау бәхетенә ия була. Училищены уңышлы тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясендә  Галина Трофимовна Ластовка классында  белем ала. 2008 елда  аспирантурага укырга керә. Шул ук елны ул Казанда үткәрелгән «Весенние проталины» Бөтенроссия конкурсында катнашып беренче урынны яулый. Казан дәүләт консерваториясе укытучылары тарафыннан куелган спектакльләрдә: Купава (Н.Римский-Корсаков, «Кар кызы»), Маргарита (Ш. Гуно, «Фауст»), Татьяна (П.Чайковский, «Евгений Онегин»), Керубино  (В.А.Моцарт, «Фигароның өйләнүе»), Леонора (Дж. Верди, «Трубадур»), Тоска (Дж. Пуччини, «Тоска») һәм башка төп партияләрне башкара.  
Фотогалереяне карау
Казанда уку елларында ул үзенең туган шәһәре белән арасын өзми, 2004 елда ул Ангарск шәһәренең балалар музыка мәктәбенең «Камертон» балалар хоры белән Германиянең Бремен шәһәрендә Дөньякүләм хор олимпиадасында чыгыш ясый һәм бронза медале белән бүләкләнә.
      Җырчы үз өстендә эшләү, осталыгын чарлау буенча һәрвакыт эзлекле эшчәнлек алып бара, төрле дәрәҗәле конкурсларда катнаша: 2008 елның ноябрендә Ригина Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара конкурсында  өченче урын лауреат исемен яулый;  2009 елда «Яшьләр дулкыны» фестиваль конкурсында һәм бишенче республика яшьләр фестивалендә лауреат исеменә лаек була, 2011 елда «Күңелдә мәңге яз» исемле Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге беренче фестивальнең гран-при иясе була. Шулай ук «Талант канатында» («На крыльях таланта») Халыкара конкурс-фестивалендә (Казан, Санкт-Петербург, 2012 ел.; Чебоксар, 2013 ел), «Россия бишеге» («Колыбель России») Халыкара  конкурс-фестивалендә  (Мәскәү, 2012 ел),  Галия Кайбицкая исемендәге I Халыкара җыр конкурсында (Казан, 2013 ел), Н.А.Обухова исемендәге  IV Халыкара фестиваль-конкурсында  ( Феодосия шәһәре, Кырым Республикасы, 2014 ел),  V Опера башкаручыларның бәйсез конкурсында (Мәскәү шәһәре, 2014 ел) һәм башка бәйгеләрдә катнаша. 2014 елда үзенең вокаль мөмкинлекләрен үстерү максатында ул  51-нче  Франциско Виньяс исемендәге Халыкара конкурсында (Испания, Барселона шәһәре), Монтсеррат Кабалье исемендәге Халыкара конкурсында (Испания, Сарагосса шәһәре) чыгыш ясый.
Бу конкурс-фестивальләрдә катнашу һәм аспирантурада уку белән беррәттән, Р.Вәлиева  Казан шәһәре 26 нчы музыка мәктәбендә һәм соңгы елларда Ильяс Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә укытучы булып  эшли.  Укучылары арасында үзе кебек төрле халыкара конкурсларда катнашып җиңү яулаган өметле балалар да бар.
    Ригина Вәлиева   Тюрксой оештырган Төркиянең Кара диңгез яры һәм Кипр буендагы шәһәрләрендә узган опера фестивале кысаларында еш чыгыш ясый. Анкара шәһәрендә Тюрксойның егерме еллыгына багышланган концертта Төркиянең президент симфоник оркестрына кушылып җырлый. Яшь башкаручыларга зур, дәрәҗәле концерт мәйданнарында чыгыш ясарга юл ачучы, этәрүче әлеге мәдәни чаралардан соң аңа Төркиядә куелачак операда катнашырга тәкъдим ясыйлар. Ул  Самсун дигән шәһәрдә  бер ай дәвамында яңа иҗади уңышлар, эш тәҗрибәсе туплый. Тюрксой оештырган  бу мәдәни чарага ул конкурс нигезендә сайланып алынып,    опера театры сәхнәсендә куелган премьерада - казах язучысы Мукан Толебаевның «Бирҗан – Сара»  операсында төп партияне – Сараны төрек телендә башкарды. Уңышлы чыгыш ясавын дәлилләүче орден һәм дипломнар белән кайтты.
Франциядә Россия көннәрендә чыгыш ясап, Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Шамил Шәрифуллин әсәрләрен башкарып, тамашачыларга татар музыка сәнгатен ирештерде.
Җырчының репертуарында татар, рус һәм чит ил классик композиторларының әсәрләре урын алган. Ул бик еш кына үзенең сольный концертлары белән чыгыш ясый, бу программалары арасында : «Magic opera», «Sogno amore», «Сүнмәс йолдыз», «Музыкаль бүләкләр» һәм башка программалары  бар. Ул, үз концертларына Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан 26 нчы номерлы балалар музыка мәктәбе укучыларын да җәлеп итеп, үзенчәлекле итә.
Р.Р.Вәлиева, Татар дәүләт филармониясе солисткасы буларак, Мукан Түләбаевның истәлегенә багышланган ТЮРКСОЙ  Халыкара төрек мәдәнияты оешмасының XVI опера сәнгате фестивалендә (Төркия – Орду, Әнкара, Самсун, Гиресун, Трабзон шәһәрләрендә, 2013 елның 3-15 июне), «Халыкара бердәмлек көннәре»ндә (Франция, Сена һәм Марна департаменты, 2013 елның 21-28 ноябре) җырлады. Ул шулай ук Казахстан, Төркия, Болгария, Испания, Франция, Италия, Германия кебек чит ил тамашачылары каршында чыгыш ясый.
Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен  Казахстанның «Мукан Түләбаевның 100 еллыгы» (2014) дигән һәм «Казанда XXVII  Бөтендөнья җәйге универсиадасы» (2013 ел) дигән истәлекле медальләр белән бүләкләнде.  

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз