Ваһапов Рәшит Ваһап улы

07.05.1908, Түбән Новгород губерниясе, Сергач өязе, Актук авылы - 14.12.1962, Казан шәһәре

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган (1949), ТАССРның халык артисты (1957)

Түбән Новгород педагогия техникумын (1926), Мәскәү музыка училищесен (1938) тәмамлый. 1941- 62 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт  филармониясе солисты. 1940-50 елларда татар эстрада җырчылары арасында иң актив концерт эшчәнлеге алып баручылардан санала. Халыкта зур популярлык казана. Р. Ваһапов - татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе. Башлыча, лирик планда җырлый. Матур тембрлы көчле тавышка, милли музыка мирасының алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерү сәләтенә ия була. Ваһапов башкаруында татар җырлары «Уел», «Кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия», «Рәйхан», «Эскадрон», «Гөлҗамал», татар композиторлары С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи җырлары популярлык казана. Милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучыларның берсе буларак, Р.  Ваһапов татар музыка культурасына зур өлеш кертә. Актив концерт эшчәнлеге алып бара, СССР шәһәрләре буйлап гастрольләрдә еш була.

         2004 тән башлап Казанда Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале үткәрелә.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз