Ваһапова (Фәтхелова) Зәйтүнә Баһаветдин кызы

1921 елның 14 апрелендә Казан шәһәрендә туа, 2000 елның 1 августында вафат була

Амплуа: балет биючесе

Бөек Ватан сугышы ветераны

З. Ваһапова –  татар балетына нигез салучыларның берсе. Ул Татар опера һәм балет театрында 1939 елдан алып 1954 елга кадәр хезмәт итә, театрның һәр балет спектаклендә һәм опералардагы бию күренешләрендә катнаша, Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетының беренче куелышында аерым партия дә башкара.

Бөек Ватан сугышы елларында артистка госпитальләрдә яралы солдатларга ярдәм итә, фронт бригадалары белән концертлар куя. Берничә артистттан торган төркем белән 1944 елда 3 нче Балтыйк буе һәм Төньяк хәрби-һава армиясе солдатлары алдында чыгыш ясау да насыйп була аңа. Хәрби Совет карары белән, көненә 4-5 концерт куеп, әлеге төркем фронтта булган кыска вакыт эчендә солдатларга барлыгы йөз концерт күрсәтә һәм һәрбер артист хәрбиләрнең рәхмәтенә лаек була.

Фотогалереяне карау
Зәйтүнә Ваһапова – Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның хатыны. 1954-1959 елларда  Татар филармониясенең эстрада бүлегендә биюче булып эшләү дәверендә  Р. Ваһапов төркеме белән СССРның барлык төбәкләрен концертлар белән йөреп чыга ул.

Зәйтүнә Ваһапова гомеренең азагына кадәр иҗат итә. Биюдән туктагач, шигырьләр, сәхнәдәш дуслары турында истәлекләр яза. Вакытлы матбугатта һәм әлегә басылмаган көндәлекләрендә аның Рәшит Ваһапов, Усман Әлмиев, Динә Сираҗетдинова, Салих Сәйдәшев, Габдулла Рәхимкулов, Әзәл Яһүдин, Илһам Шакиров турындагы язмалары саклана.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз