Вафина Гүзәл Вакыйф кызы

05.11.1957, Татарстанның Әлки районы, Татар Мулла Иле авылы

Амплуа: биюче

1976 елда Алабуга мәдәни агарту училищесының хореография бүлеген тәмамлый һәм Яшел Үзән районына мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп җибәрелә. Озак та үтми, аның күптәнге хыялы тормышка аша, ул  Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. 1986 елда филармониянең эстрада бүлегендә эшли башлый. Ул биредә ун ел буе эшләү дәверендә бик күп күренекле сәхнә осталары белән бергә эшли, Татарстан һәм Россия буйлап чыгыш ясый.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз