Варшавский Сергей Валентинович
1948 елның 13 мартында Казанда туа
Амплуа: музыкант
С.В.Варшавский Казан дәүләт консерваториясендә (скрипка буенча) профессор М. Г. Әхмәтов классында белем ала. 1972 елда консерваторияне тәмамлагач, ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – ТАССР дәүләт симфоник оркестрында эшли башлый. Атаклы дирижер Н.Г.Рахлин җитәкчелегендәге әлеге оркестрда ул беренче скрипкалар группасы музыканты буларак, бик күп концертларда чыгыш ясый.
1988-1990 елларда С. В. Варшавский Татарстан Республикасы Милли музее каршында эшләүче иконостасның җитәкчесе була.
1990 елда ул янә Татарстан Республикасы симфоник дәүләт оркестрына эшкә кайта: 1990-1995, 2000-2003 елларда оркестрның директоры, 1995-2000, 2003-2005 елларда администраторы вазыйфаларын башкара.