Васильев Владимир Михайлович

1978 елның 23 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә туган

Амплуа: җырчы (бас), Филармония әдәби-музыкаль лекториенең сәнгать җитәкчесе (2014), Татар дәүләт филармониясе солисты (2004), Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты (2006)

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2010), Казан дәүләт консерваториясендә өлкән педагог (2011)

1995-2000 елларда Казан дәүләт педагогика университетында укып, “тарих укытучысы”, “укытуны оештыручы” белгечлегенә ия була. 2000-2006 елларда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә “академик вокал” бүлегендә укый (профессор Ю. В. Борисенко классы).

Консерваторияне “бик яхшы” билгеләренә тәмамлап, 2006-2009 елларда укуын аспирантурада дәвам итә.

2006-2008 елларда П.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә (профессор В. Н. Чачава классы), 2009 елда Венада (Австрия) СССРның халык артисты, профессор Е.Е.Нестеренкода стажировка уза.

2012 елда “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Фотогалереяне карау
В.Васильев гастрольгә барган чит илләр: Украина (2003, 2014), Төркия (2004, 2005, 2006, 2008), Казахстан (2004, 2012), Бөекбритания (2005, 2006), Әзәрбайҗан (2006), Белоруссия (2007), Төньяк Кипрның Төрек Республикасы (2008), Австрия (2009), Голландия (2009, 2010, 2011), Бельгия (2009), Польша (2010), Франция (2011, 2013), Чехия (2014) и Германия (2014).

В.М.Васильев катнашкан  халыкара опера фестивальләре: төрки дөньяның опера осталары фестивальләре – (ТЮРКСОЙ, Мерсин (Төркия, 2008), Гирна (Төньяк Кипрның Төрек Республикасы, 2008); Ф. И. Шаляпин исемендәге опера фестивале (Казан, 2007-2012), “Ирина Архипова тәкъдим итә” (Ярославль, Мәскәү, 2006), Собин музыкаль фестивале (2009), “Шаһимәрән дусларын җыя” (Павлодар (Казахстан, 2012), Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале (Түбән Новгород, Казан (2006).

М. Плетнёв, Ф. Мансуров, Р. Салаватов, В. Васильев, М. Боэми, Г.Ринкявичюс, М. Аннамамедов, В. Соболев, П. Сорокин (Зур театр, Мәскәү), К. Дургарян (Ереван, Әрмәнстан), Н. Некрасов, А. Шутиков кебек данлыклы дирижёрлар, М.Панджавидзе (Зур театр), Д.Саетович, Б.Бергер-Горски (Австрия)  кебек режиссёрлар белән эшли.

В.Васильев лауреат исеме яулаган конкурслар:

Салих Сәйдәшев исемендәге VI региональ вокалистлар конкурсы (Түбән Кама, 2002 ел, I премия).

Илһам Шакиров исемендәге  I Халыкара татар җырын башкаручылар конкурсы (Казан, 2003 ел, I премия).

Г.В. Свиридов исемендәге II Бөтенроссия вокал музыкасы  ачык конкурсы (Курск, 2004 ел, III премия  һәм “XX гасыр композиторы әсәрен иң яхшы башкаручы” номинациясендә махсус приз).

М. И. Глинка исемендәге XXI Халыкара вокалистлар конкурсы (Чиләбе, 2005 ел, I премия һәм “Иң яхшы бас” номинациясендә махсус приз).

Рөстәм Яхин исемендәге  II Халыкара конкурс (Казан,  2007 ел, I премия).

2013 елда Түбән Кама шәһәрендә узган “Түбән Кама. Кояш авазы.”  яшь башкаручыларның I ачык  региональ конкурс-фестивалендә В.М. Васильев жюри рәисе була.

Татар дәүләт филармониясендә узган программалары:

2011 ел – “Рус халык җырлары һәм романслары” (“Казан нуры” оркестры белән берлектә (дирижёр – Р. Ильясов).

2012 ел – “Рус классик романсы кичәсе” (концертмейстер – М. Мулин, скрипкада – А. Мишарина, виолончельдә – А. Закиров).

2012 ел – “Җиңү көне белән!” (Халык уен кораллары дәүләт оркестры белән берлектә (дирижёр– А. И. Шутиков).

2012 ел – “Профессиональ сәхнәдә – 10 ел”. (Халык уен кораллары дәүләт оркестры белән берлектә (дирижёр – А. Шутиков).

2013 ел – “Машина төзүчеләр көне белән!” (“Tatarica” халык уен кораллары оркестры белән берлектә (дирижёр -  Р. Халитов).

2013 ел – “Дж. Верди тууга 200 ел тулуга багышлана” (концертмейстер - Р. Чуйнов).

2012 елда  “Сокровища озера Кабан” (реж. Д. Коробкин) фильмында эпизодик рольдә (кияү) төшә.

Дискография:

2011 ел – “Владимир Васильев. Русские народные песни и народные романсы” (DVD).

2012 ел – “Владимир Васильев. Вечер русского классического романса” (DVD).

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз