Василевский Анатолий Александрович

1940 елның 11 мартында Архангельск өлкәсенең Плесецк шәһәрендә туган.

Амплуа: Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестрының сәнгать җитәкчесе (2011-2014 еллар), оркестрның дирижёры (2014-2020 еллар)

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор

Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестрының сәнгать җитәкчесе, оркестрның дирижёры.

Анатолий Василевский Татарстанда джаз музыкасы өлкәсендә теорияне, тәҗрибәне, технологияләрне яхшы белүче иң дәрәҗәле белгечләрнең берсе.  1960 елда, Архангельск музыка училищесын тәмамлагач, Анатолий Василевский Казан консерваториясенең баян классына укырга керә. Уку белән беррәттән эстрада оркестры белән  дә җитәкчелек итә.

А. А. Василевский – Казанда Олег Лундстрем тарафыннан салынган  музыкаль традицияләрне лаеклы дәвам итүче музыкант. 60 еллардан башлап ул Татарстанның һәм Казанның «визит карточкасы» булган төрле биг-бэндлар белән җитәкчелек итә. Әлеге оркестрлар Казанда, Самарада, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Чехословакиядә, Польшада, Болгариядә һәм башка  бик күп илләрдә һәм шәһәрләрдә  узган бөтенроссия һәм халыкара  джаз фестивальләрендә чыгышлар ясый.
Фотогалереяне карау
Оркестр белән идарә итү тәҗрибәсе, аранжировкалар ясау һәм оештыру осталыгы – болар барысы да Василевскийның педагог булып формалашуы өчен дә җирлек булалар. Ул музыкага укытуның мәктәп, училище, югары музыкаль уку йорты баскычларын уза. 1992 елдан Казанның О.Лундстрем исемендәге 16 номерлы мәктәбендә оркестр белеме нигезләрен гамәлгә кертә, 1989-1996 елларда Казан консерваториясенең өрмә уен кораллары кафедрасының джаз-оркестрын җитәкли. 1996 – 2003 елларда Казан музыка училищесында  эстрада-джаз бүлегенә җитәкчелек итү исә Анатолий Василевскийның мөгаллимлегендә иң эффектив чор була. Бу чорда ул соңрак  Россиянең төрле шәһәрләрендә, чит илләрдә уңышлы иҗат юлы узган бихисап музыкантлар тәрбияли. 20 ел буе Татарстан Республикасының дәүләт эстрада-симфоник оркестры белән дирижёр һәм аранжировкалау остасы буларак хезмәттәшлек итә.

2004 елдан алып А.А.Василевский Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада һәм джаз музыкасы кафедрасында төп дисциплиналар (оркестр, дирижёрлык, дирижёрлык тәҗрибәсе, аранжировкалау,  инструментовкалау һәм оркестр белән эшләү осталыгы) укыта.

2011 елда, Татар дәүләт филармониясе җитәкчелеге тәкъдиме буенча,  А.А. Василевский джаз-оркестр туплый.  Оркестрга ул Казанның иң яхшы музыкантларын чакыра һәм коллектив тиз арада шәһәрнең музыкаль мәйданында  лаеклы урынны били. Оркестр белән Игорь Бутман, Анатолий Кролл, Алексей Кузнецов, Валерий Пономарев, Давид Голощёкин кебек атаклы музыкантлар, Дэннис Роуленд, Мэнди Гейнс, Дебора Дэвис, Элвон Джонсон, Ники Харис, Рэй Гаскинс, Джон Майер, Полетт МакУильямс, Джейми Дэвис кебек дөньякүләм билгеле  джаз вокал осталары хезмәттәшлек итә.

2008 елда Анатолий Александрович Василевский исеме «Джаз», 2009 елда «Россиядә  джаз» энциклопедик белешмәлекләренә кертелә.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз