Волкова Рәйсә Кәрим кызы

03.06.1919, Башкортстанның Күгәрчен районы Теләүмбәт авылы – 26.09.2000, Казан шәһәре

Бөек Ватан сугышы елларында ( 1940-1943) ул Татарстан радиосында диктор булып эшли. 1950 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагач, бу уку йортында укытучы булып эшли һәм консерватория каршында эшләп килүче хор капелласында дирижер (1950-1952) була. 1958 елда аны  Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә эшкә чакыралар. 1965 елга кадәр филармониянең, 1968-1974 елларда әдәби-музыкаль лекторийның сәнгать җитәкчесе була.

Ул үзен бу елларда республикабызның музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткән югары профессиональ дәрәҗәдә эшли белүче җитәкче итеп таныта. Күпеллык тырыш хезмәте өчен 1975 елда “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач та, ул яшьләрне музыка, сәнгать белән тәрбияләү өлкәсендә пропаганда эшен дәвам итә.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз