Яһудин Әзәл Бәдретдин улы

21.12.1908, Әлки районы Яңа Чаллы авылы – 22.10.1997, Казан шәһәре

Амплуа: нәфис сүз остасы, конферансье

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1954)

Әзәл Яһүдин Казан театр техникумын тәмамлаганнан соң, актер буларак,  1930-1933 елларда - Әстерхан драма театрында,1935-1938 елларда Казанга килеп Татар дәүләт академия театрының колхоз филиалында эшен дәвам иттерә. 1938 - 1949 елларда  Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшли. Бу елларда ул танылган классик язучылар В.Шекспир, Н.Гоголь, К.Тинчурин,Җ.Фәйзи һ.б. әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә төп рольләрдә уйный. М.Әмирнең “Тормыш җыры”нда Басыйр, Т.Гыйззәтнең “Чаткылар”ында Шәриф, В.Шекспирның “Король лир”ында Шут, Н.Гогольнең “Ревизор” әсәрендә Бобчинский һәм башка дистәләгән театраль рольләре була Әзәл Яһүдиннең.

Фотогалереяне карау
Сүз сәнгатен ихластан яратуы аны 1950 елда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә китерә. Ул бирегә әзер репертуар белән килә һәм анда Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Һ.Такташ шигърияте, Г.Әпсәләмов,Г.Кутуй әсәрләре төп урынны алып тора. Бу елларда Татар дәүләт филармониясе Салих Сәйдәшевнең Урта Азия буйлап иҗат концертларын оештыра. Анда Рәшит Ваһапов,Әсма Шәйморатова, Фәйзи Биккинин, Илдар Мәҗитовлар катнаша. Шул уңайдан Нәкый Исәнбәт “Татарстан сәламе” исемле әсәрен иҗат итә.Әзәл Яһүдин әлеге әсәрне җыр-музыка белән баетып, концертларны шуның белән башлап, зур уңыш казана торган була.

Әзәл Яһүдин филармониядә  эшләгәндә Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Җәвәһирә Сәләхова, Зифа Басыйрова,Динә Сираҗетдинова, Флера Сөләйманова, Гани Вәлиев, Вафирә Гыйззәтуллина, Татар дәүләт опера һәм балет театры артистлары Фәхри Насретдинов, Шәфика Котдусова,Венера Шәрипова, Мөнир Якупов, Зилә Сөнгатуллина һәм башкаларның концертларын алып бара. Аның иҗатының күп өлеше Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның концерт бригадалары белән үтә.Ул аның концерт бригадасында нәфис сүз остасы һәм конферансье буларак элеккеге Советлар Союзының татарлар яши торган бик күп төбәкләрендә була, алар бергә меңләгән концертлар бирәләр.

Әзәл Яһүдиннең репертуарында Г. Тукайның лирик һәм сатира әсәрләре, аның “Шүрәле”се, Һ. Такташның “Мокамае” һәм “Мәхәббәт тәүбәсе”, М.Җәлилнең “Моабит дәфтәре”ннән шигырьләре, Ә. Фәйзинең “Гармун”ы, Н. Исәнбәтнең “Татарстан сәламе” һәм “Әптери абзый әкияте”, Ш. Маннур, Ә.Давыдов, Р.Фәйзуллин, Г.Рәхим, Ш.Маннапов, Р.Гаташ, Ф.Яруллин әсәрләре дә киң урын ала. Шулай ук Г. Афзалның “Күрде безнең башлар” дигән юмор әсәре, Х.Туфанның “Соңгы мамонт” поэмасыннан “Башлана башлады” өзеге, Г.Әпсәләмовның “Алтын йолдыз” романыннан “Шаһиевның өйләнүе” дигән өзеге, Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун”ы сүз остасының бик оста итеп озак еллар буе яратып башкарган әсәрләреннә була.

Сүз остасы шагыйрьләр, язучылар белән һәрчак аралашып яши. Аңа газета һәм журнал редакцияләрендә еш булырга туры килә. Татар эстрадасының яшәешен, сәнгать осталарының иҗатларын чагылдырган мәкаләләрен, истәлекләрен ул вакытлы матбугатта һәрвакыт бастырып килә. Хөкүмәт күләмендә узган концертлар, юбилей кичәләре аңардан башка үтми диярлек ул елларда.

Әзәл Яһүдин филармониядә 1986 елга кадәр эшләп лаеклы ялга китсә дә, иҗади эшчәнлеген туктатмый, төрле сәнгать осталарының концертларын алып бара, музейларда, китапханәләрдә еш чыгыш ясый. Ул гомеренң соңгы елларына кадәр Татар дәүләт фольклор үзәгендә һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сирәк кулъязмалар бүлегендә эшли, татар сәнгатенә, татар әдәбиятына галим, фольклорчы буларак та зур өлеш кертә. Әзәл Яһүдин бу елларда  татар халык авыз иҗатын өйрәнү җәһәтендә фәнни хезмәтләр яза. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез янына барып бай әдәби хәзинә туплый. Әле шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, 1993 елда Төмән өлкәсенә кадәр барып җитеп онытылып баручы бәет-мөнәҗәтләрне туплап алып кайта.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз