Якупов Рауль Рәхимҗан улы

1941 елның 23 июлендә Башкортстанның Карпово авылында туа

Амплуа: җырчы

Аларның гаиләсендә тугыз баланың барысы да җырлый һәм төрле уен коралларында уйный торган була.

1967–1969 елларда ул П. И. Чайковский исемендәге Чиләбе музыка училищесында белем ала, 1974 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлый.

1974–1983 елларда  Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты була. 1983 елда Казанга килеп Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторий бүлегендә җырчы булып эшли.Шулай ук лекторий аристлары катнашында И. Штраусның «Летучая мышь», Б. Александровның «Свадьба в Малиновке» дигән һ.б. оперетталарны сәхнәгә куя.

        1991 елдан М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз