Яруллина Зәйтүнә Әсәдулла кызы

1946 елның 9 гыйнварында ТАССРның Әлки районы Үрбәгәр авылында туа

Амплуа: нәфис сүз остасы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты

1969 елда Казан театр училищесын тәмамалагач, ул үзенең иҗади эшчәнлеген Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров концерт бригадасында нәфис сүз остасы буларак башлый. Шул ук елны филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов аны бертөркем филармония артистлары белән Мәскәүгә Эстрада сәнгате Бөтенроссия иҗат остаханәсенә белем эстәргә җибәрә. Ул анда өч ел дәвамында Р. Сибгатуллина, В. Шәрәфетдинов, М. Вәлиева, Э. Закирова, Р. Ибраһимова, З. Нурмөхәммәтов, К. Хәйретдинова, Т. Романова һ.б.талантлы артистлар белән бергә укый.  

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә утыз елга якын эшләү дәверендә ул З.Басыйрова, Г. Рәхимкулов, Ә. Авзалова, Ф. Сөләйманова, Т. Якупов, Р. Сибгатуллина, Р. Ибраһимова, И. Биктаһиров, Ф. Сәлахов, И. Бәдретдинова һ.б. сәхнә осталарының концертларын алып бара. Илебезнең барлык төбәкләрендә дә гастрольләрдә була. Аның репертуарында М. Җәлил, Х. Такташ, Ф. Кәрим һ.б. күренекле татар әдипләренең үлемсез әсәрләре, Л. Шакирҗанова, Г. Мөхәммәтшин һ.б. шагыйрьләрнең лирик шигырләре урын алган.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз