Йосыпов Фәйзи Сәяр улы

24.12.1910, ТАССРның Чистай районы Яуширмә авылы – 14.02.2001, Казан шәһәре

Амплуа: нәфис сүз остасы, конферансье

Мактаулы исеме: эстрада артистларының I Бөтенсоюз конкурсы лауреаты (1939), ТАССРның атказанган аристы (1957)

Ул гаиләдә  җиденче бала булып дөньяга килә. Ятим калгач, Казанга ятимнәр йортына китерелә, биредә урта мәктәпне тәмамлый, аннан соң – педагогия техникумын. Шул елларда Касыйм Шамил җитәкчелегендә оештырылган балалар театрына йөри.
1930 елда Казан  мәдәният техникумын (режиссер, актерлык бүлеге) тәмамлап, Казан циркында сатира артисты булып эшли башлый. Аннан Кызыл Армия сафларына алына. Хезмәт иткән вакытта да, сәхнәдән аерылмый, үзешчән сәнгать белән җитәкчелек итә, чыгышлар ясый.
Хезмәт итеп кайткач, ике ел Мәскәү эстрадасында эшли. Анда ул рус эстрадасы осталары Смирнов-Сокольский, Илья Набатов, Аркадий Райкин, Ирма Яунзем иҗатлары белән якыннан таныша, данлыклы сүз остасы Владимир Яхонтов чыгышларын тыңлый. Мәскәү эстрадасында талантлы җырчылар Наилә Рәхмәтуллина һәм Асия Измайлова белән бергә эшли. Аңа Фәйзулла Туишев белән гастрольләрдә булырга, беренче профессиональ җырчыларыбыз Фәттах Латыйпов биргән концертларда катнашырга туры килә, ул атаклы татар җырчылары Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкая, Гөлсем Сөләйманова, Сара Садыйкова концертларында алып баручы була.
1937 елда Татар дәүләт филармониясе оештырылгач, Фәйзи Йосыпов филармония коллективы артистына әйләнә. Аның гастрольләргә бай иҗади эшчәнлеге шушында башлана. Республика авыллары, шәһәрләре сәхнәләрендә танылган сәнгать осталары катнашында концертлар алып бара, профессиональ яктан да, репертуар туплау өлкәсендә дә иҗади тәҗрибә туплый. Татар әдәбияты әсәрләреннән тыш Фәйзи Йосыпов репертуарында В.Маяковский, В.Твардовский әсәрләре дә урын ала.
1939 елда Мәскәүдә эстрада артистларының Беренче бөтенсоюз конкурсының дипломанты була.
1941 елда  сугыш башлангач, фронтка китә. Фронттан кайткач артист тагын авылдан - авылга, шәһәрдән - шәһәргә йөреп, концертлар куя. Ягымлы, көчле тавышка, тапкыр сүзгә, тамашачы белән аралашу, импровизация осталыгына ия булып, нәфис сүзнең тәмен белеп, сүз сәнгатен тамашачы күңеленә ирештереп тамашачы мәхәббәтен яулый.  
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз