Йосыпов Сөләйман Даут улы

25. 07. 1925, Татарстанның Теләче районы Алан авылы – 20. 02. 2003

Амплуа: җырчы (сирәк очрый торган бас)

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1960)

Мәктәптә укыганда үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә җырлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә, 1948 елда  Белоруссия  хәрби округының җыр һәм бию ансамбленә  җырчы булып алына. 1950 елда Казанга кайтып, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчы булып эшкә керә. Анда гади хор җырчысыннан, үз тавышын тапкан, иҗади йөзен булдырган күренекле төп солист дәрәҗәсенә ирешә. С. Йосыпов ансамбль белән илебезнең бик күп төбәкләрендә гастрольләрдә була. Шулай ук ул Кытай, Корея, Монголия кебек чит илләрдә булган концертларда да катнаша.Ансамбльнең төп солистларыннан берсе буларак җырчыга үз репертуарын халык җырлары, композиторлары әсәрләре, кайбер чит ил җырлары исәбенә әледән-әле яңартып торырга кирәк була. Композиторлардан А. Ключарев, З. Хәбибуллин, Җ. Фәйзи, И. Шәмсетдинов һ.б. белән иҗади дуслык җырчының ансамбльдә эшләгән вакытында башланып, эстрадада эшләгән елларында да дәвам итә.
1964 елда филармониянең эстрада бүлегенә күчә һәм үзенең концерт бригадасы белән эшли башлый. Ул республикабызның һәм илебезнең күп район, шәһәр һәм өлкәләрендә бик күп чыгышлар ясый.  
Иҗат юлында аңа татар халкының данлыклы җырчылары Ә. Афзалова, В. Шәрипова, Г. Рәхимкулов, Р. Билалова һәм башкалар белән эшләргә туры килә. Ансамбльдә эшләгәндә дә, үз концерт төркеме белән чыгышлар ясаганда да Сөләйман Йосыпов тырышлыгы, тыйнаклыгы, эстетик зәвыгы белән барлык җырчыларга үрнәк булып тора.
Татар композиторларының байтак җырлары аның башкаруында беренче мәртәбә яңгырап, халыкка танылалар. С.Йосыпов халкыбызның онытылган җырларын эзләп табуда, аларны сәхнәдән һәм радиодан яңгыратып, халыкка җиткерүгә зур өлеш кертә.
С. Йосыпов 1970 елга кадәр филармониядә эшләп  лаеклы ялга чыга.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз